Украина армиясе бер тәүлек эчендә Донецк юнәлешендә 370 хәрбине югалткан

Донецк юнәлешендә Россия гаскәрләре бер тәүлек эчендә 370 украин хәрби хезмәткәрләрен һәм өч БМП һәм «Гвоздик» үзйөрешле артиллерия установкасын юк иткәннәр, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында.

«Донецк юнәлешендә гаскәрләр группировкасы, «Көньяк» бүлекчәләренең актив гамәлләре, авиация һәм артиллерия уты нәтиҗәсендә узган тәүлектә 370 украин хәрби хезмәткәре, өч пехота машинасы, алты хәрби броньлы машина, өч автомобиль, шулай ук «Гвоздик» үзйөрешле артиллерия җайланмасы юк ителде», — диелә министрлык сводкасында.


Фикер өстәү