Башкортстанда 19 яшьлек егет гаебе белән мунчада яшь кыз һәлак булган

Башкортстанда яшь егет гаебе белән мунчада тереләй 21 яшьлек кыз янып үлгән. Бу хакта республика судларының берләшкән матбугат хезмәте сөйләде.

Фаҗига узган елның 5 ноябрендә Башкортстанның Миякә районындагы Дүртбаш авылында була. 19 яшьлек егет үзенең танышлары белән мунчада сыра эчкән. Салкын булганлыктан, җылыныр өчен, ул мичне бензин ярдәмендә кабызырга булан. Ләкин мичтәге утын белән бергә идән дә кабынып китте. Бер мизгел эчендә бөтен мунчаны ут кочап ала. Егет һәм аның 20 яшьлек дусты чыга алган, ләкин, кызганычка каршы, аларның 21 яшьлек танышы көчле исерү аркасында чыга алмаган.

19 яшьлек егеткә карата «саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян һәм үлемгә китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Суд аны бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.


Фикер өстәү