Балтачтан Зыятдиновлар Мәскәүдә туй йоласында катнашачак

Күптән түгел Балтач районының Карадуган авылында 5 бала тәрбияләп үстергән Фирая һәм Булат Зыятдиновлар йортында күңелле вакыйга булган. Кыз төшерү йоласын үткәргән алар. Уйнап түгел, чынлап! Ә менә уллары Самат белән киленнәре Сөмбелнең никахлары рәсми рәвештә Мәскәүдә теркәләчәк. Ни өчен шунда кадәр барып язылышалар дисезме? Хәзер әйтәбез!

«Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнгән данлыклы Зыятдиновлар гаиләсен республикада яхшы беләләр. Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина аларга декабрь аенда Мәскәүдә узачак милли чарада катнашырга тәкъдим иткән. 30 яшькә кадәрге тәртипле, матур пар кирәк булган. Сөмбел белән Самат бер сыйныфта укыган. Хәзерге вакытта икесенә дә – 23 яшь. Самат КАИда ракета двигательләре буенча инженер булырга укый. Сөмбел исә КХТИда магистратураның соңгы курсында белем ала. Гаилә коргач, Казанда яшәргә исәпләре.

– Сентябрьдә Сөмбелнең кулын сорарга барган идек. Узган атнада гореф-гадәтләргә туры китереп, килен төшерү йоласын уздырдык. Тарантаслы атлар җиктек. Гармунчы чакырдык. Мин мичтә коймак пешердем. Кыз йортына ипи, чәкчәк, кош теле, паштет, каз кебек биш төрле әйбер әзерләп алып бару гадәте бар бездә. Киленебез – Түбән Кенә авылы кызы. Ул бирнә сандыгы тутыру йоласын күрсәтте. Кодагый Сөмбелгә бәлеш пешерергә өйрәтте. Авылда йолаларны шулай үткәрсәк, бик яхшы да инде. Тик хәзер җигүле атлары да калмады бит, – дип егетнең әнисе Фирая Зыятдинова.
Аның әйтүенчә, яшь парлар Балтачта язылышырга гариза биргән булган. Хәзер инде аларга Мәскәүдә никахлашырга туры киләчәк. «Туй йоласы»ның шарты шундый. Бу чарада һәр милләт үзенең милли туй йоласын күрсәтергә җыена. Зыятдиновлар бик дулкынлана, хәзерге вакытта шуңа әзерлек эшләре бара. Ике як кодагыйлар белән бергәләп барачаклар. Калганы әлегә сер булып калсын.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү