Коронавирус баш миен зарарлап, психик тайпылышлар китереп чыгарырга һәм хәтерне начарайтырга мөмкин

Коронавирус кешенең баш миенең төрле бүлекләрен зарарлый. Шунлыктан когнитив һәм психик тайпылышлар булырга мөмкин. 

«Ковид вирусы баш мие структурасына һәм аның йокы, кәеф, борчылу дәрәҗәсе өчен җавап бирә торган төрле бүлекләренә зыян китерә»,  – дип аңлатты оператив штабның туры эфирында Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы Эдуард Якупов.

Татарстанда яшәүчеләр арасында коронавирустан соң озак вакыт дәвамында элеккеге кебек эшли алмаудан һәм хәтер начараюдан зарланучылар арткан.

«Нейроковид» термины неврологларның эш практикасында гына кулланылмый. Коронавирустан соң инсульт, миокард инфаркты, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе кебек авыр нәтиҗәләр генә түгел, ә депрессия, борчылу, паник атака ешаюы, йокы бозу, когнитив тайпылышлар, ягъни хәтер бозылу, эшкә сәләтлелек һәм игътибар кимү очраклары булуы турында ишеткәне бар», –  диде Эдуард Якупов.


Фикер өстәү