• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Быел «Татар кызы»н шәп җырлавына һәм оста биюенә генә карап сайламаячаклар

    Быел «Татар кызы»н шәп җырлавына һәм оста биюенә генә карап сайламаячаклар

    Ике Фирдус – ике дус: Балтач районына авылны яраткан тырыш яшьләр кайта

    Ике Фирдус – ике дус: Балтач районына авылны яраткан тырыш яшьләр кайта

    Кризистан чыгабызмы, керәбезме?

    Кризистан чыгабызмы, керәбезме?

    Римма Ратникованың әнисе: «Путин мине ничек онытмаган?!»

    Римма Ратникованың әнисе: «Путин мине ничек онытмаган?!»

    Рөстәм Миңнеханов министрлар һәм район башлыкларына шелтә белдерде: «Бездә артык акча бармы әллә?»

    Рөстәм Миңнеханов министрлар һәм район башлыкларына шелтә белдерде: «Бездә артык акча бармы әллә?»

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Син сөйлисең, мин йоклыйм: чыгыш ясау сәнгате ни хәлдә?

    Син сөйлисең, мин йоклыйм: чыгыш ясау сәнгате ни хәлдә?

    Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

    Туганына эшкә урнашып, 500 меңнән артык хезмәт хакын ала алмаган ир: «Үз туганымны судка бирү уңайсыз булды»

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    «Коронавируска каршы вакцинаны иң элек үзебез ясатсак, якын кешеләребезгә йогу ихтималы да бермә-бер кими»

    «Коронавируска каршы вакцинаны иң элек үзебез ясатсак, якын кешеләребезгә йогу ихтималы да бермә-бер кими»

    Язучылар корылтае… ул тагын гаугалы булырмы?

    Язучылар корылтае… ул тагын гаугалы булырмы?

    «Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы Зилә Хәбибуллина: «Мин үз урынымны таптым»

    «Мөмкинлекләр мохите» проектының авторы Зилә Хәбибуллина: «Мин үз урынымны таптым»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Ир-атка суган файдалы

    Ир-атка суган файдалы

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Халыкчан Сәламәтлек

Коронавирусны сөлек салу ярдәмендә җиңеп буламы?

- ieditor
11.07.2020
- Сәламәтлек
0
Коронавирусны сөлек салу ярдәмендә җиңеп буламы?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Иң борынгы дәвалау ысулларының берсе саналган сөлек салдыруга соңгы елларда игътибар бермә-бер артты. Дәваланып-дәваланып та савыга алмаган кешеләргә сөлек салдырып карарга киңәш итүчеләр дә очрый. Хәтта коронавирусны да сөлек ярдәмендә дәвалап карарга кирәк, диючеләр бар. Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар? Казан шәһәренең 3 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты, гирудотерапевт Гөлия ГЫЙМАДИЕВА белән укучыларны борчыган сорауларга җавап табарга тырыштык.

–  Коронавирус вакытында кан куера. Сөлек салу канны сыегайта. Коронавирус белән авырып терелгән кеше стационардан чыкты да тулысынча терелде дигән сүз түгел. Андый кешенең үпкә тукымасында төер рәвешендә фиброз барлыкка килә. Шушы фиброзны медицина чаралары гына дәвалап бетерә алмый. Сөлек төкерегендәге файдалы матдәләр исә үпкә тукымасына үтеп кереп, шушы төерне эретеп юкка чыгарырга сәләтле. Моннан тыш гирудотерапия коронавирус аркасында зәгыйфьләнгән организмга хәл кертә, ныгыта, аны элеккеге хәленә тизрәк кайтара.

– Сөлек организмга ничек тәэсир итә?

– Сөлек организмга берничә төрле юл белән тәэсир итә. Иң беренче чиратта ул энә белән кадап дәвалагандагы нәтиҗәне бирә. Бу организмның чирләргә һәм стресска каршы торучанлыгын арттыра. Сөлек үзе тешләп җәрәхәт ясаган урынга актив матдәдән торган сыекчасын – төкереген кертә. Бу сыекчада 150ләп төрдәге биологик актив матдә бар. Аларның бер төркеме кешенең иммунитетын ныгыта, икенче төркеме атеросклерозга каршы көрәшә. Сөлек төкереге составындагы гирудин дигән матдә кан оешудан дәвалый, тромб барлыкка килүне кисәтә, холестерин, шикәр күләмен киметә. Моннан тыш ул организмны оешкан, шлаклар белән тулы, кирәксез каннан да чистарта, тукымаларны кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Сөлек салганда кеше якынча 30 мл кан югалта. Сөлек үзе 15 мл кан эчә. Көн дәвамында ул тешләгән ярадан якынча тагын шулкадәр күләмдә кан саркып тора. Нәтиҗәдә кан тамырлары бушый, кан басымы да нормальләшә.

– Инсульт кичергән кешегә дә сөлек салдырырга киңәш итәләр.

– Әйе, сөлек инсультны кисәтү, инсульттан соң дәвалану максатында да киң кулланыла. Әмма бер искәрмә бар. Билгеле булганча, инсультның геморрагик һәм ишемик дигән ике төре була. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыка килсә, икенчесе баш миенең кайбер өлешләре эшчәнлеге туктаудан гыйбарәт. Геморрагик инсульт вакытында сөлек кую катгый тыела. Сөлекне бары ишемик инсульт очрагында гына куярга ярый.

– Сөлек тагын нинди авырулардан дәвалый?

– Сөлек салу иң беренче чиратта эше аз хәрәкәтләнү, стресслар белән бәйле булган, баллы, татлы, камыр ризыклары ашарга яраткан кешеләргә киңәш ителә. Шулай ук аның ярдәмендә кан тамырлары белән бәйле варикоз, гипертония, атеросклероз, ишемия кебек күп кенә башка авыруларны да җиңәргә мөмкин. Псориаз, экзема ише тире авыруларыннан да файдасы зур. Простата аденомасы, бөер авырулары, баш авырту,  невроз, ревматизм, радикулит, артроз, шикәр чире, гастриттан интеккән кешегә дә ярдәме тиячәк. Сөлек сынган яки операция ясалган урыннардагы шешне дә бетерә, яман шеш авыруларын кисәтә. Тән тиресен яшәртү, җыерчыклардан котылу максатында косметологиядә дә кулланыла ул. Сөлек аналыктагы хроник чирләрне, миома, эндометриозны дәвалауда да кулланыла. Бу исемлекне әле шактый дәвам итәргә була. Юкка гына борынгылар: «Сөлек – мең төрле авырудан дәва», – димәгәндер.

– Кемнәргә сөлек салдыру киңәш ителми?

– Азканлылык (анемия) диагнозы куелган кешеләргә сөлек салдырудан тыелып торырга кирәк. Хатын-кызларның күрем вакытында, йөклелек чорында, соңгы дәрәҗәдәге яман шеш вакытында да сөлек салдырырга ярамый. Кайбер кешенең сөлеккә аллергиясе була. Андыйларга да бу ысул белән дәвалану  киңәш ителми.

– Сөлекне бер ясатканда күпме һәм елга ничә тапкыр салдырырга рөхсәт ителә?

– Авыру кешегә якынча 8 – 10 процедура кирәк. Әйтик, тромбтан интегүчеләр 3-4 сөлек салдырудан соң ук файдасын күрә. Шушы вакытта җыелган файдалы матдәләр кешегә ярты елга җитә. Бер сеанс якынча 30 – 60 минут дәвам итә. Кайчак сөлек 15 минут эчендә дә төшә. Сөлекне елга бер-ике тапкыр салдырырга киңәш ителә. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: бу процедура фәкать табиб күзәтү астында гына башкарылырга тиеш. Аны үзлегеңнән генә куярга ярамый. Сөлекне ничәне, тәннең кайсы ноктасына куясын да бары тик табиб билгеләргә тиеш. Тәҗрибәле гирудотерапевт дәвалауга керешкәнче иң элек кешенең авырулары хакында сорашмый калмый. Сөлек ярдәмендә берьюлы берничә чирне дәвалап була.

– Сөлекне кайсы ел фасылында салдыруың әһәмиятлеме?

– Юк, ел фасылының сөлек салдыруга бернинди катнашы юк.

– Сөлекнең тәнгә ябышмау очраклары нәрсә белән бәйле?

– Сөлек – бик акыллы, сизгер җан иясе. Ул пычрак урынга ябышмый,  хәмер, тәмәке, хушбуй исен өнәми. Төнлә куйганда да ябышмый. Барлык җан ияләре кебек үк сөлек тә тәүлекнең бу чорында ял итә, эленке-салынкы була. Салкын урыннан кисәк кенә җылы урынга күчерү дә – сөлеккә зур стресс. Каты, кытыршы тән тиресенә дә ябышмый ул. Шулай ук крем, мазь сөртелгән тәнгә дә ябышмаска мөмкин.

Сөлек салдырганда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

  1. Сөлек салдырыр алдыннан гомуми кан анализы тапшырырга кирәк.
  2. Сөлек салдырырга җыенган кешенең тәне чиста булырга тиеш. Шулай ук хушбуй, дезодорант, крем, мазьлар сөртмәскә киңәш ителә.
  3. Сөлек салдырган көнне мунча һәм душ керергә, су коенырга ярамый.
  4. Сөлек салган һәм аннан соңгы көндә физик күнегүләр ясау, авыр эш башкару да киңәш ителми.
  5. Бу вакытта исерткеч эчемлекләр, канны сыеклаучы дарулар эчү тыела.
  6. Сөлек салдырган чорда туклануга да игътибарны арттырырга кирәк. Ашаган ризык микроэлементларга, витаминнарга бай булырга тиеш. Авыр эшкәртелә торган, ысланган, какланган ризыклар, шикәр, баллы тәм-томнар, камыр ризыкларын чикләп тору хәерле. Көн дәвамында күбрәк чиста су эчәргә дә онытмагыз. Сөлек салдырганда кычыткан яфракларын кайнатып ясаган чәй дә бик файдалы булачак. Ул организмны чистарта, канны сыеклата.
  7. Сөлек салдырган урын кара янып чыгарга, кычытырга, кызарырга мөмкин. Яра урыныннан тәүлек дәвамында кан да саркып тора ала. Температура да күтәрелергә мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Әлеге процедура миңа килешмәде, ахры, дип тә куркасы юк. Сөлек салгач, организмда реакция барлыкка килә. Оранизмга кергән файдалы элементлар зарарлы матдәләр, шлаклар белән көрәшә. Бу – шуның нәтиҗәсе. Сөлек салган урын 3 – 5 көн эчендә тулысынча төзәлеп бетә.
  8. Сөлек никадәр генә файдалы булса да, ул иң беренче чиратта – җан иясе. Тиеш урынга утырмаса, аны салдыру аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Әйтик, сөлек тирәнгәрәк үтеп кереп, кан тамырын тешләсә, көчле кан китеп, аны үзлегеңнән генә туктата алмавың да ихтимал. Шуңа күрә бу эшне тәҗрибәле табиб кына башкарырга тиеш.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Диндә сөлек салдыру турында сүз әйтелмәгән. Хәдисләрдә кан чыгару турында гына сүз бара. Әмма риваятьләрдә бал корты белән сөлекнең кешегә файдасы бар диелә. Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм үзе дә сөлек салдырган, аны файдалы дип санаган. Дин буенча әйбер тыелмаган булса, ул хәләл санала. Димәк, сөлек салдыруны да хәләл, файдалы дип әйтә алабыз. Динебез моны тыймый. Файдалы әйберне, киресенчә, рөхсәт итә генә.

Тэглар коронавирусСәламәтлектабибтабиб киңәше
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә 100 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

17:05

Коронавирустан күмәк иммунитет барлыкка килү вакытын әйттеләр

16:05

Якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары арасындагы бәйгегә йомгак ясалды

15:36

Фәрит Мөхәммәтшин Олимпия чемпионына медаль тапшырды

14:59

Яшел Үзәндә 16 кешене янгыннан коткарганнар

14:59

Путинның журналистлар белән ничек аралашачагын әйттеләр

14:51

Колготки урлаган иргә хөкем карары чыгарылган

14:44

Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты белән очрашты

13:59

«Ватаным Татарстан» бәйге игълан итте: үзеңә ярдәм иткән табиблар турында яз һәм бүләкле бул!

13:39

Путин Горбачевны 90 яшьлек юбилее белән котлаган

12:44

Салават Фәтхетдинов Ирада Әюпованың киңәшчесе итеп билгеләнгән

12:37

Татарстанда ришвәт алу буенча 1098 җинаять ачыкланган

12:24
Күбрәк

ПОПУЛЯР

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!