Узган тәүлектә мошенниклар Әлмәттә яшәүчеләрне 850 мең сумга алдаган

Шәһәрдә 10 кеше хокук саклау органнарына мошенникларның шалтыратуы турында хәбәр иткән. 4есе трубканы шундук куйган, ә телефон аша әңгәмәне дәвам итүчеләр барлыгы 850 мең сум акча югалткан. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Мошенниклар, иске гадәтләрен яңартып, янәсе, улыгыз (кызыгыз, оныгыгыз һ.б.) машинада кеше бәрдерде, дип әлмәтлеләрне куркыныч хәбәрләргә күмгән. 91 яшьлек әби, “улы”ның тавышын ишетеп, исеменә ачыклык кертергә уйлаган. Тик җавап урынына телефонда озын гудоклар гына ишетеп, аптырашта калган. Бу аны алданудан коткарган да. 85,82 һәм 83 яшьлек пенсионерлар да уяу булып чыккан: телефоннан шалтыратучының мошенник икәненә шундук төшенеп, сөйләшүне туктаткан.

Шул ук вакытта 92 яшьлек бабай, янәсе, авариягә эләккән улын бәладән йолып калу өчен кәрәзле элемтә челтәре аша кемнеңдер счетына 131 мең сум акча җибәргән һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Ә менә 61 яшьлек ханым, имештер, улын җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен мошенникларга 10 мең сум гына күчерергә өлгергән. Мошенниклар белән телефоннан сөйләшеп торган чагында улы өенә кайтып төшкәч кенә ул үзен алдауларын аңлаган.

24 яшьлек туташ исә, акчасын саклап калырга маташып, киресенчә, шул кырыгалдарлар аркасында 800 мең сумыннан коры калган. Мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак таныштырып, аны кредит рәсмиләштерергә, акчаны алгач, үзләренә җибәрергә мәҗбүр иткән. Кредит акчасын күчергәннән соң гына кыз мошенниклар тозагына эләгүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Бу очракларның һәммәсе буенча тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.


Фикер өстәү