Казанда бер хатын-кыз мошенниклар белән телефоннан сөйләшүне өзеп, 1 миллион сум акчасын саклап калган

Казанда яшәүче хатын-кыз, мошенниклар белән телефоннан сөйләшүне вакытында туктатып, 1 миллион сум акчасын саклап калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ханым 28 июль көнне полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул, кемнеңдер шалтыратып, үзен банк хезмәткәре буларак таныштыруы турында сөйләгән. “Банк хезмәткәре”, янәсе, аның исеменә законсыз төстә 7 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерелүен әйтеп, проблеманы хәл кылырга тәкъдим иткән. Ханым, ризалашып, мошенник кушканнарны үтәүгә керешкән. Ул аңа үзенең банк картасы номерын, шулай ук үзенә килгән смс-хәбәрләрдәге кодларны әйткән.

Бу вакытта шалтыратучы элемтәдә торып, сөйләшүне туктатмаска кушкан. Ләкин ханымга, ниндидер сәбәп чыгып, трубкасын куеп торырга туры килгән. Шулчак ул мошенник корбанына әйләнүен аңлаган. Банкка шалтыратып, интернет аша үзенә 1 миллион сум кредит рәсмиләштерелгәнлеген, ә мошенниклар аны урларга маташканлыгын белеп алган.

Полициядә “Урлау омтылышы” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү