Татарстан табиблары үпкәсенең 92 процентына зыян килгән ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган

Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясе үпкәсенең 92 процентына зыян салган бер-ир атны үлемнән коткарып калган.

47 яшьлек Валерий Тигр 9 октябрь көнне аңсыз хәлдә хастаханәгә китерелгән. Кислород җитмәү сәбәпле, аның үпкәләре эшләүдән туктаган. Югыйсә Валерийның бернинди дә җитди хроник авырулары булмаган, артык авырлык, кан басымы, кандагы шикәр микъдарының күп булуы кебек проблемалардан да беркайчан интекмәгән. Ул шундук ИВЛга тоташтырылган.

Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров искәртеп үткәнчә, анестезиолог-реаниматологларның бер йодрыкка тупланып, бер команда булып эшләүләре нәтиҗәсендә ир-атны үлемнән коткарып калуга ирешелгән.

Валерийның үзе әйтүенчә. ул үлем хәлендә булуын аңлап яткан. Моңа кадәр шәхси клиникада дәваланып караган булган, әмма анда хәле авырайган гына.


Фикер өстәү