“Татарлар җанисәпләрдә” китабы дөнья күрде

Үзенең татарларга каравын һәм үзбилгеләнүен һәр кеше үзе билгели. Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институы директоры Марат Гыйбатдинов шул фикердә.

Аның сүзләренә караганда, соңгы арада интернетта бу – чын татар, бу – чын татар түгел дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. “Чынлыкта исә үзенең татарларга каравын һәм үзбилгеләнүен һәр кеше үзе билгели. Ул төрле әйберләргә нигезләнергә мөмкин. Кем өчендер бу иң беренче чиратта туган телдән гыйбарәт. Татар телен начар белсә дә, ул үзен татарларның бер өлеше дип хис итәргә мөмкин. Буыннан-буынга күчеп килүче гаилә традицияләре дә бәйли ала”, – ди Марат Гыйбатдинов.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире Бәхтияр Измайлов сүзләренә караганда, татарлар Россия дәүләте җанисәбендә XVI гасырдан бирле теркәлә башлаган. “Татарлар, беренче чиратта йомышлы сословие вәкилләре, татар ханлыклары яуланып алынганнан соң, XVI гасырның икенче яртысыннан бирле Россия дәүләтенең язма (писцовая) кенәгәләрендә теркәлә башлаган. Ул вакытта халык санын исәпкә алу башка төрлерәк булган, нигездә, салым җыю өчен башкарылган”, — диде Бахтияр Измайлов.

Исегезгә төшерәбез: бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Тарих институты нәшер иткән “Татары в переписях населения” (“Татарлар җанисәпләрдә”) китабын тәкъдим иттеләр. 76 бит күләмендә басылган китапта соңгы өч гасыр дәвамында Россиядә узган җанисәп тасвирлана. Басмада татарларның сан буенча динамикасы, социаль структурасын сурәтләнә. Китапның электрон варианты да иркен кулланышта бар. Китапта билгеләп үтелгәнчә, 1719 һәм 1897 еллар арасында Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар саны 617 меңнән 2 млн 250 меңгә кадәр, ягъни 8,6 тапкыр арткан. Россия территориясендә яшәүче татарлар саны 1926-2002 еллар эчендә 3,2 миллионнан 5,5 миллионга кадәр җиткән. 2010 ел җанисәбе буенча татарлар саны 200 меңгә кимегән, ягъни 5,3 миллионга калган.


Фикер өстәү