Раушан Миннегалеев: Бүлмәмдәге өстәлем дә Президентларныкы кебек иде

Бүген без «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка Азнакай егете, гел елмаеп йөрүче  Раушан Миннегалеевны чакырдык. Кысалар, блогерлык, иҗади тандем һәм хыяллары турында сөйләштек.

– Синең турында бик аз беләбез. Балачагың турында сөйлә әле.

– 1997 елда Азнакайның үзәк хастаханәсендә бер искиткеч бала дөньяга аваз сала (көлә). Шаяруларны читкә куеп торсак, кечкенә чакта мин бик актив булганмын. Сәбәпчеләре – әтием белән әнием. Алар мине төрле яклап үстерергә теләгән. Азнакайның нәкъ үзәгендә яшәгәч, төрледән-төрле түгәрәкләргә йөрергә уңайлы булды, шуңа да өйгә кайтып керми идем. Озак кына биюгә йөрдем. Татар биюен оста бии идем, кадерле кунаклар килгән саен, мине чакыралар иде. Нинди генә бәйге булмасын, барысында да катнашырга тырыштым. Кыскасы, игътибар үзәгендә үстем, һәм бу миңа бик тә ошый иде. Алга таба кызлар белән танышуда да, көндәлеккә куеласы билгеләрне күтәрүдә дә ярдәм итте әле ул.

– Казанга ничек килеп чыктың?

– Мәктәпне тәмамлагач, әти-әнием якынрак җирне сайларга үгетләсә дә, Казанга китәргә карар кылдым. Кала белән бик таныш булмасам да, үз урынымны нәкъ менә биредә табармын кебек тоела иде. Казанның сәнгатькә гашыйк студентлары белән дә дан тотучы энергетик университетына укырга кердем. Биредә дә, нәкъ мәктәптәгечә, бер чараны да калдырмадым диярлек. КВНда төп составка алдылар. Шактый чараларда катнаштык, юмор белән дуслык көннән-көн артты. Шул ук вакытта «Инстаграм»да үз блогымны башлап җибәрдем. Аны актив алып бармасам да, күңелдә блогер булу хыялы яши бирде. Ә университетта, минем юнәлеш түгел бу, дигән уйлар белән генә укып йөрдем. Менә шушы укудан тыш булган чаралары, биредәге якын кешеләрем генә «тотып торды».

«Эштән киткәндә, кесәмдә нибары биш мең сум акча бар иде…»

– Блогер булганчы кайда эшләдең?

– Университетны тәмамлагач, сату буенча менеджер булып эшли башладым. Командировкаларда йөри-йөри, әти-әнием, якын дусларым белән аралашырга да җай калмагач, бер елдан соң киттем бу эшемнән. Инвестицияләр өлкәсендә эшли башладым. Сату өлкәсендә осталыгым булмаганны күреп, җитәкчебез SMM-белгеч булырга тәкъдим итте. Бер төзелеш оешмасының социаль челтәрләрен алып бара башладым. Ошаттылар. Яхшы телефон алып бирделәр. Эшлә генә! Һәм мин эшләдем дә. Шуннан соң бер музыкаль лейбл үз социаль челтәрләрен алып барырга тәкъдим итте. Бу эшкә баштанаяк чумдым. Ай ярым – ике ай тирәсе эшләгәннән соң, «сүнгән» кебек булдым. Моны җитәкчеләр дә сизеп алды бугай: «Талантың бар, ләкин без аны ача алмадык. Бар булган көчеңне шәхси сәхифәңә биреп кара әле», – диделәр. Үземә дә булдыра алырмын кебек тоелды.

Соңгы эшемнән киткән вакытта, кесәмдә нибары биш мең сум акча бар иде. Кешедән әҗәткә алып тордым да туган якка кайтып киттем. Өч көн буе алга таба нишләргә, акча каян алырга, фатир кирәк, шәхси тормыш турында да уйлый башларга иде дигән уйлар белән йөрдем. Борчылдым, шул ук вакытта туктап хәл алырга кирәклеген дә аңладым. Теләсәң, җае да туры килеп тора бит аның! Минем белән элемтәгә бер продюсер чыкты. Мин – аңа, ул миңа ярдәм итәргә сүз куештык. Телефон алырга кушылды. Курка-курка гына «рассрочка»га телефон алдым. Шуннан клиентларым да барлыкка килә башлады. Мин аларга үз сәхифәләренә кызыклы контент ясарга ярдәм итәргә тиеш идем. Шул ук вакытта үз сәхифәм турында да уйладым. Вак-вак адымнар һәм зур тырышлык белән бүгенге нәтиҗәләргә ирешә алдым.

«Кешеләр миңа, энергетикаң яхшы, диләр. Килешәм. Үземә карап торганнарын да яратам. Миңа карагач елмаялар икән, бу ни турындадыр сөйли инде».

– Эштән китүеңә әти-әниең каршы идеме?

– Нинди генә очракны алма, әти-әниләр безгә бары тик яхшылык кына тели. Кайвакыт бу син теләгән яхшылык та булмаска мөмкин. Билгеле, минем әти белән әни дә, блогер булам, дигәч, аңлап бетермәде. Бу – алар өчен яңалык. Күпләр бит блогерлыкны бик җиңел, җитди булмаган бер өлкә дип сөйли. Моның да йогынтысы булгандыр. Ләкин күп очракта матур сурәт артында бик зур эш тора.

«Уңыш кыюларны ярата»

– Ялланып эшләүнең нинди тискәре яклары бар дип уйлыйсың?

– Шәхсән миңа билгеле бер кысага «сыешу» кыен бирелә иде. Вакыт белән бәйле кысалар һәм «бу – ярый, ә бу ярамый» кебек чикләүләр турында әйтүем. Ә соңыннан сине билгеле бер сумма көтә – күбрәк тә, азрак та түгел. Аннан соң үзеңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк бит. Мин үз урынымда түгел икәнлегемне аңлаган идем.

– Раушан, хәзер бит яшьләрнең күбесе синең кебек уйлый, ләкин бөтен кеше блогер булып бетә алмый.

– Килешәм. Яшьләр булган мөмкинлекләрне күрә, алардан файдалана белә, тиз өйрәнә, өйрәнгәннәрен шундук куллана. Бөтен ишекләр ачык була торып, кысан офиста кемнең эшлисе килсен ди?

Ләкин күпләр җиңел эш эзли. Эшнең җиңеле булмый инде аның. Авырлыклардан курыкмый, күңелеңә яткан эш эзләргә кирәк. Уңыш кыюларны ярата.

Яшьләр турында сүз чыккач, беләсеңме, минем өчен идеаль киләчәк ул – кече бизнес өлкәсе алга киткән ныклы дәүләттә яшәү.

«Илүсә белән охшаш якларыбыз күп…»

– Без сине еш кына блогер Илүсә Фәләхова белән күрәбез. Аның белән ничек таныштыгыз?

– Илүсә белән очраклы гына бер проект төшергән вакытта таныштык. Тиз арада уртак тел таптык. Безнең охшаш якларыбыз бик күп. Ул менә мин атлап баручы юлны инде үткән кебек. Хәтта әти-әниләребез дә бераз охшаш. Кеше үзенә охшаганнарга тартыла, дигән гыйбарә бар – безгә туры килә кебек ул.

– Сезнең тандемны аңламаучылар, кабул итмәүчеләр бармы?

– Фикерләр төрле. Илүсәгә: «Нинди мәктәп баласы белән төшәсең син?» –диючеләр дә, миңа да аның белән видеолар төшерүемне аңламыйча язучылар бар. Ләкин безнең төп максат – кызыклы, үз караучысын табарлык контент «җитештерү» бит.

– Син сәхифәңне рус телендә алып барасың. Бу зуррак аудитория җыяр өченме?

– Әйе, шулай. Татар аудиториясе, билгеле, бар һәм зур ул. Ләкин аның саны рус аудиториясеннән калыша. Хәер, мин аудиториямне алай бүлмәскә тырышам. Киләчәктә, гомумән, видеоларны сүзләрсез генә төшерергә телим. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче кеше дә аңларлык булачак.

– Үзеңне татар блогерлары рәтенә кертәсеңме?

– Мин үземне блогерлар рәтенә кертәм. Татарстанда туып-үскәч, монда яшәгәч, әйе, «татар блогеры» дип тә атарга буладыр. Видеоларымны татар телендә төшермәсәм дә, аны бик яратам, иң матур, моңлы телләрнең берсе дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

– Балачакта кем булырга тели идең?

– Бик мөһим кеше буласым килә иде. Президентмы, башка берәр җитәкчеме, иң мөһиме – минем арттан баручылар булырга тиеш. Минем хәтта бүлмәмдәге өстәлем дә, нәкъ Президентларныкы кебек үк, ишеккә карап тора иде.

– Хыяллар чынга ашсын өчен…

– …хыялланырга кирәк. Миңа калса, хыялыйларның киләчәге дә якты. Алар башкалар үзләренә рөхсәт итмәгәнне рөхсәт итә. Мөмкин булмаган әйберләр турында уйлый, аларның чынга ашачагына ышана. Һәм күп очракта алар уйлаган әйберләр чынга аша да. Бу – беренчедән. Икенчедән, хыялларны максатка әйләндерергә кирәк. Билгеле, утырып кына хыялланудан мәгънә юк.

– Өстәл китабың?

– Михаил Лабковский – «Хочу и буду» һәм Малкольм Гладуэлл – «Гении и аутсайдеры».

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү