Һөнәр сайлауга өйрәтү буенча онлайн-курсы ачыла

Татарстанда яшәүчеләр профориентация буенча “Карьерная мастерская” онлайн-курсын бушлай узарга мөмкин.

Аны оештыручылар – Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, GeekBrains мәгариф платформасы, шулай ук “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк.
“Карьерная мастерская” – һөнәр сайлауга өйрәтү буенча буенча бушлай онлайн-курс. Аны тыңлаучылар 7 көн эчендә һөнәри максатларны дөрес куярга, карьераны планлаштырырга өйрәнәчәк, көчле якларын ачыклап, үзләре өчен кулай һөнәрне үзләштерү буенча план төзи алачак.
Шулай итеп, хәзер Интернет аша профориентация буенча бушлай курс узу мөмкинлеге ачыла. Һөнәр сайлауга өйрәтү буенча “Карьерная мастерская” курсына программа сайтына (https://gb.ru/career-rt) кереп язылырга мөмкин.
“Без Татарстанда яшәүчеләрне цифрлы күнекмәләргә өйрәтүне дәвам итәбез. Узган елда 23 мең кеше төрле курслар узды, – ди Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. – Без укыту-өйрәтү характерындагы яңа программаларны, аеруча карьераны башлап җибәрүгә ярдәм иткән программаларны хуплыйбыз”.


Фикер өстәү