Татарстан халкы цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәнә алачак

22 төрле юнәлеш, 72 сәгатьлек уку. Татарстан халкы цифрлы күнекмәләргә бушлай өйрәнә алачак. Бу мөмкинлек «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысасында бирелә.

– Безнең республика бу программада икенче ел рәттән катнаша, – ди Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. – Былтыр 1 мең кеше хәзерге вакытта үз эшләрендә кулланырлык итеп яңа цифрлы күнекмәләр үзләштерде. Шунысы кызык: барлык укучыларның 57 проценты кызлар иде! Быел бер проектка янә кушылдык һәм тагын да күбрәк кешене бушлай укытырга әзер.

Әлеге проектка ничек кушылырга соң? Шартлар бик гади! цифровойсертификат.рф сайтына керергә һәм теркәлергә генә кирәк. Теркәлү 15 30 октябрь аралыгында уза. Катнашу өчен гаризаны 18 яшьтән өлкәнрәк, пенсия яшенә җитмәгән, югары белемле яисә урта һөнәри белеме булган кеше тапшыра ала.

Быел проектка 48 төбәк кушылган. Ә сертификатлар санын берничә тапкыр арттырганнар. Быел бушлай белем алу мөмкинлегеннән 33 мең кеше файдалана алачак.

1 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк 72 сәгатьлек укыту дистанцион рәвештә оештырылачак. Проект 22 төрле юнәлеш (ясалма интеллект, сәнәгать дизайны, цифрлы дизайн, маркетинг, киберкуркынычсызлык һ.б.) буенча эшли. Уку курсы тәмамланганнан соң, барлык тыңлаучылар квалификация күтәрү турында документ алачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар алуга бәйле сораулар буенча элемтә үзәге эшли башлый. Үзегезне кызыксындырган сорауларны 8 (800) 600-35-15 телефоны аша бирергә мөмкин.

 


Фикер өстәү