Татарстанда һава торышы үзгәрә

20 октябрьдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә һава температурасы +3тән алып -2 градуска кадәр була. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү