Татарстанда атна уртасында һава торышы үзгәрәчәк

Татарстанда атна уртасында салкынча һава торышы булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Чәршәмбе көнне, 13 майда, республика территориясендә әле җылы көньяк-көнбатыш циклон хакимлек итәчәк. Һава торышы тотрыксыз характерда булачак: төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез салкын атмосфера фронты үзе белән яшенле яңгырлар алып киләчәк.

«Салкын атмосфера фронты республика территориясе аша узган вакытта көньяктан көчле җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип искәртә метеорологлар. Төнлә һава температурасы +8.+13, көндез +19.+24 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 14 майда, Татарстан салкын атмосфера фронты артында циклонның тыл өлешендә калачак. Республикага төньяк-көнбатыштан салкын һава киләчәк, температура фоны түбәнәячәк.

Төнге сәгатьләрдә яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына — 16, яшен вакытында 21 метрга кадәр җитәчәк. Көндез атмосфера басымы интенсив рәвештә күтәрелә башлаячак, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4.+9, көндез +12.+17 градус тәшкил итәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга көнне, 15 майда һәм шимбә, 16 майда, республикада салкын һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явар дип көтелә. Төнлә һава температурасы +2.+7 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +11.+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-05-2020/tatarstanda-atna-urtasynda-sizelerlek-suytachak-5742026

Фикер өстәү