Көтмәгәндә кунаклар килеп төшсә, табынга куярга әллә ни булмаса — шушы салатны ясап куегыз.
Кирәк булачак:
Консервланган фасоль — 1 банка
Пекин (гадәти кәбестә дә ярый) кәбестә — 300-400 г
Пешкән (яки ысланган) тавык — 300 г
Суган -1
Тоз, кара борыч
Каймак һәм горчица
Бар ингредиентларны саламлап турыйбыз һәм 1 кечкенә кашык горчица һәм 3 аш кашыгы каймак салып болгатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat