Казанда тереләй күмелгән кешеләрне чыгарганнар

Казанда коткаручылар терелә күмелгән ике кешене коткарган, дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Алар траншея казыган вакытта җир белән күмелә. Һәлакәт Казан шәһәренең Киров районы Жуковский урамында, 14 нче йорт янында булган. Грунт ишелгәннән соң кешеләр өч метр тирәнлеккә төшеп китә. Эшчеләрнең коллегалары гадәттән тыш хәлләр министрлыгын чакырталар һәм зыян күрүчеләрне мөстәкыйль рәвештә коткара башлыйлар. Коткаручылар кешеләрне җирдән казып чыгарып алып ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра.


Фикер өстәү