Газетага язылу

Путин - дроннар һөҗүме турында: Алар хәлне катлауландыра гына

Россия Президенты Владимир Путин 19-20 сентябрьгә каршы төндә Мәскәүгә пилотсыз очкычлар һөҗүме турында фикерен белдерде.

Президент сүзләренчә, Россиягә каршы мондый гамәлләр җавап чараларына китерәчәк.

«Алар Россиянең җавап һөҗүмнәрен тоярга һәм провокацион гамәлләрнең, киеренкелекне арттыруның үзләре көткән нәтиҗәгә китермәячәген аңларга тиеш. Киресенчә, алар хәлне катлауландыра гына», – диде Владимир Путин.

Президентның әлеге сүзләре 19-20 сентябрьдә Мәскәүгә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме уңаеннан яңгырады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре