Газетага язылу

Офицерлар утырган самолет һәлакәткә очраган

Конго Демократик Республикасының көньяк-көнбатышында офицерлар утырган самолет һәлакәткә очраган. Фаҗига нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Mediacongo порталы.

Һәлак булучылар арасында ил Кораллы көчләренең генераль аудиторы да булган. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, һәлакәттә якынча ун кеше гомере өзелгән.

Самолет бортында шулай ук республика Кораллы көчләренең берничә офицеры булган.

Һәлакәтнең сәбәпләре һәм башка нечкәлекләре әлегә ачыкланмаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре