Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Хезмәт кешеләре – Татарстан икътисадының нигезе»

Рөстәм Миңнеханов: «Хезмәт кешеләре – Татарстан икътисадының нигезе»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казандагы Агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсендә булды.

Ярминкәнең үзенчәлеге – анда тәкъдим ителгән продукцияне көллият һәм техникум студентлары, шулай ук укытучылары белән бергә мәктәп укучылары үстергән һәм җитештергән.

Быел «Осталар шәһәре»ндә республиканың 42 районыннан 63 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 230га якын мәктәп катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәдәге сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән продукция белән танышты. Казанга 70 тоннага якын яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тоннага якын ашлык, 2,5 меңнән артык консерв банкасы китерелгән. Моннан тыш, декоратив-гамәли сәнгатьнең 1,5 меңгә якын эшләнмәсе, 1,1 мең тегү әйбере, меңнән артык агач һәм 850 металл эшләнмә тәкъдим ителгән.

Ярминкәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе республикада урта һөнәри белем бирү системасының яңа баскычка күтәрелүен билгеләп үтте. Мәктәпне тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы көллиятләрне сайлый, ә республикадагы көллият һәм техникум студентларының гомуми саны 100 меңнән арткан.

«Эшче, аграр һәм инженер һөнәрләренә кызыксыну артуы сөендерә. Нәкъ менә хезмәт кешеләре Татарстан икътисадының һәм халыкның иминлегенең нигезен тәшкил итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, студентларның заманча шартларда белем алуы мөһим. Соңгы елларда республикада 150дән артык уку корпусы һәм тулай торак тәртипкә китерелгән, уку йортларына заманча җиһазлар сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе дә күренә. Узган ел Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары 23 меңнән артык белгеч әзерләгән. Аларның 90 проценттан артыгы алган һөнәре буенча эшкә урнашкан.

Татарстан Рәисе укытучыларга, җитештерү буенча укыту осталарына һәм яшь белгечләргә ярдәм итүче остазларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Осталар шәһәре» ярминкәсе Татарстанда 1988 елдан бирле үткәрелә. Төрле елларда ул ЦУМ янында, Галиәсгар Камал театры каршында һәм Чехов базарында узган. 2013 елдан бирле чара традицион рәвештә Казан Агросәнәгать паркында оештырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре