Үзебез курыкмасак, табибларны кызганыйк: Татарстанда коронавирустан 11 медицина хезмәткәре вафат булган

Без коронавирус инфекциясе хакында күп сөйлибез һәм аның хакында мең дә берне беләбез кебек. Беренче карашка гына шулай тоела ул. Чир якын кешебезгә кагылса, нишләргә белмичә югалып калачакбыз. Әйтик, ирең яки хатының авырый башлады икән, гаиләдәге башка әгъзаларга нишләргә: эшкә китәргәме, анализ тапшырыргамы?

– Бу очракта аның белән контактта булган кешеләр 14 көнгә үзизоляциягә озатыла, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Өйдә уздырган көннәр өчен сырхауханәдә вакытлыча хезмәткә яраксызлык бюллетене ачтыралар. Сигезенче, унынчы көнне ул кешеләрнең дә борын һәм авыз куышлыгыннан анализ алырга тиешләр. Чир билгеләре беренче көннәрдә үк борчыса, тикшерүне алданрак үткәрәләр. Бу турыда санитария кагыйдәләрендә язылган.
Коронавирус инфекциясе медицина хезмәткәрләрен дә аямый. 588 медицина хезмәткәре чирне эш урынында йоктырган. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков аңлатуынча, белгечләр авырып китсә, һәр очракта да махсус тикшеренү үткәрелә. Тикшерүдә медицина оешмасыннан тыш, Социаль иминият фонды вәкилләре дә катнаша. Чирне эш урынында йоктыру факты расланса гына, өстәмә акча түләнә. Хәзерге вакытта 138 эш тикшерелә икән. Министрлык мәгълүматлары буенча, ковидтан 11 медик вафат булган, аларның бишесе генә чирне эш урынында эләктергән дигән нәтиҗә чыгарганнар. «Кызыл зона»да барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре эшли.
Татарстанга ковидка каршы вакциналар кайта башлады. Тәүге вакциналарны ясатучыларга анализлар тапшырырга да туры киләчәк икән. «Моңа җитди әзерлек алып барыла, ул процедуралар вакцина нәтиҗәле һәм файдалы булсын өчен кирәк», – дип ассызыклады Владимир Жаворонков.
Татарстанда соңгы тәүлектә ковидтан 45 авыру очрагы теркәлгән. 15 марттан башлап, 7 мең 856 кешегә шул диагноз куелган. Куркыныч чирдән үлем-җитем очрагы 101гә җитте. Сырхаулар саны сентябрьнең беренче атнасы белән чагыштырганда 1,3 тапкыр арткан. Хасталарның 96 проценты – өлкәннәр, дүрт проценты – балалар. «Кайбер мәгълүмат чаралары, вируслы чир белән соңгы атналарда 65 яшьтән узган кешеләр күбрәк авырый башлады, дигән хәбәр җиткерде. Чынлыкта алай түгел, мондый категория 19 процентны тәшкил итә, ә сентябрь аенда 12 процент иде», – ди Любовь Авдонина. Белгеч бу уңайдан 65 яшьтән узган кешеләргә саклану чараларын көчәйтергә кирәклеген искә төшерде:
– Оешма җитәкчеләреннән 65 яшьтән узганнарны дистанцион режимда яки аерым график буенча эшләтүгә күчерүләрен сорыйбыз. Бу көннәрдә волонтерлар хезмәтен кире кайтару да яхшы булыр иде. Алар даруларны, азык-төлек һәм бүтән кирәк-яракларны өйгә китереп бирә ала. Өлкәннәр катнашында күңел ачу чаралары, юбилейлар, туйлар һәм башка мәҗлесләр үткәрүне дә киметергә киңәш итәбез.
Татарстан Министрлар Кабинетының 208 нче боерыгында да авырулар арткан чорда өлкәннәргә күбрәк вакытны өйдә үткәрергә кирәклеге язылган. Оешмалар исә эш урынында саклану чараларын күрергә тиеш. Роспотребнадзор хезмәткәрләре бу җәһәттән вазгыятьне контрольдә тота. Ике атна эчендә республикадагы 1700 объект тикшерелгән һәм һәр унынчы оешмада тәртип бозу очрагы ачык­ланган.
Таләпләрне санга сукмаучыларга карата 1400 беркетмә тутырылган һәм 5 миллион сумнан артык штраф салынган. 21 оешма шул тикшерүләрдән соң эшчәнлеген туктаткан. Санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозу очраклары Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Саба районнарындагы хезмәт коллективларында күп табылган.
Сентябрь аенда Роспотребнадзор оешмасы күңел ачу үзәкләрендәге балалар мәйданчыкларын ачарга рөхсәт иткән иде. Үзәкләргә аларны ачар алдыннан язмача рөхсәт бирелгән. Роспотребнадзор рөхсәт итүдән тыш, нинди саклану чаралары күрелергә тиешлеге хакында да кисәтә. Кисәтеп кенә калмыйлар, үтәлү-үтәлмәвен тикшереп тә йөриләр. Любовь Авдонина әйтүенчә, бер атна эчендә Яшел Үзән районында – өч, Түбән Кама районында бер балалар мәйданчыгында санитария таләп­ләре үтәлмәве ачыкланган.
Авыручылар күп булу сәбәпле, Башкортстанда, Мәскәүдә яңа чикләүләр кертелде. Татарстан халкын да март аендагы шикелле өйләргә куып кертмәсләрме, ягъни яңа чикләүләр кертергә җыенмыйлармы? Любовь Авдонинаның ул сорауга җавабы бик кыска булды. «Җавап шундый – юк», – диде ул. Аның фикеренчә, әлегә республикада күрелә торган чаралар да җитәрлек, аларны сакларга гына кирәк.

Фәния АРСЛАНОВА


Фикер өстәү