Яңа һөнәр үзләштерәм дисәң, дәүләт үзе түли

Ясалма интеллект, мәгълүмати технологияләр, робототехника… Ерак киләчәктә тоелган һөнәрләргә бүгеннән үк өйрәнергә була. Бу “Цифрлы һөнәрләр” проекты кысасында мөмкин хәл. Татарстанда ул “Цифрлы икътисад” илкүләм программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигезендә үстерү, мәгълүмат һәм технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов аңлатканча, шушы мөмкинлектән 2021 елда 25 меңләп татарстанлы файдалана алачак. Кызыктыргыч тагын бер ягы бар: быелдан башлап уку өчен түләүнең 50 процентын дәүләт үз өстенә ала. Татарстанда 200дән артык компания, югары уку йорты шушы проектны тормышка ашыруда катнаша.

Проектта уку дистанцион рәвештә башкарыла. Шуңа да илнең теләсә кайсы почмагында яшәүче кеше үзен яңа белгечлектә сынап карый ала дигән сүз.

Гаризалар кабул итү 1 июльдән башланды. Ул агымдагы елның декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Катнашу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк? Иң элек, Leader-ID сайтында теркәлергә, шәхси кабинетта анкета тутырырга, кызыксындырган укыту программасын сайларга һәм кирәкле документларны җибәреп, үзе турында мәгълүматны расларга кирәк.

Кыскача белешмә

2021 елда цифрлы һөнәрләргә кемнәр өйрәнә алачак?
Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче, хезмәткә сәләтле (16 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия яшенә җитмәгән), теләсә кайсы белгечлек буенча урта яисә югары белем алган гражданнар.

Проект турында.
“Цифрлы икътисад” проекты Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы «Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указларын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 24 юнәлеш буенча ясалма белем бирелә.


Фикер өстәү