Цифрлы технологияләр нигезендә эшләү күнекмәләрен үстерү буенча интенсив үткәрелә

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Илкүләм технологик инициатива университеты 2035” оешмасы белән берлектә, “Цифрга әзер!” дигән цифрлы технологияләр нигезендә эшләү күнекмәләрен үстерү һәм бәяләү буенча интенсив үткәрә.

Белем бирү чарасы, “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр уздырыла.

Интенсив цифрлы технологияләр буенча, мәгълүматлар белән эшләү күнекмәләренә, ИТ-күнекмәләргә, цифрлы мохиттә контент булдыруга һәм проблемаларны хәл итүгә өйрәтәчәк, шулай ук кешеләрнең цифрлы күнекмәләрен бәяләү мөмкинлеге бирәчәк.

20 декабрьгә кадәр цифрлы күнекмәләрне үстерү буенча 30дан артыграк вебинар һәм мастер-класс узачак, 40лап белгеч бөтен интенсив дәвамында үзләренең белемнәре белән уртаклашачак.
Чарада мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, өлкән яшьтәгеләр катнашырга мөмкин.
Цифрлы белемнәрне ни дәрәҗәдә бәяләү йөзеннән тест уздыру йомгаклары буенча цифрлы сертификат тапшырылачак.

Интенсивта катнашучылар шулай ук бушлай өстәмә курслар узу, вебинарларда катнашуга сертификатлар алу яки аларга ташламалы язылу мөмкинлеге алачак.

Чарада катнашу – бушлай. Интенсив кысаларында үткәреләчәк чараларның тулы исемлеге һәм расписание белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://готовкцифре.рф/intensive.


Фикер өстәү