Татарстанның 66 мәктәбендә яңа уку елы башыннан «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды

Яңа уку елы башыннан Татарстанның авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 66 мәктәптә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре эшли башлады.

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында оештырыла. Ул балаларны, кайда яшәүләренә карамастан, заманча таләпләргә җавап бирә торган шартларда сыйфатлы гомуми белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итү бурычын куя. Аның ярдәмендә бүген зур булмаган мәктәпләрдә дә балаларны укытуга яңа мөмкинлекләр бирүче заманча җиһазлар пәйда була, дип билгеләп үттеләр ТР Икътисад министрлыгында.

Үзәкләрнең белем бирү мәйданчыклары «Физика», «Химия», «Биология» кебек фәннәр буенча заманча укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин ителгән. Моннан тыш «Үсеш ноктасы» үзәкләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен бөтен кирәкле җиһазлар бар.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына һәм укытучыларга проектлар эшчәнлеген, сыйныфтан тыш чаралар, бәйгеләр оештыру, дәресләрдә заманча лаборатор һәм робототехника җиһазларын файдаланып, тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрергә яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019-2023 елларда Татарстанда 436 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылган. Шул исәптән, 139 белем бирү үзәге – цифрлы һәм гуманитар профильләрдә, 297 белем бирү үзәге – табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләрдә.

«Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда балаларга өстәмә белем бирә торган төрле үзәкләр оештырыла. «Кванториум» технопарклары, «Фәнни коллаборация йорт»лары һәм «IT-куб» – шундыйлардан. Аларда мәктәп укучыларына бушлай шөгыльләнергә һәм үз талантын үстерергә бөтен мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә «Кванториум» технопарклары Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада эшли. Моннан тыш, Казан, Яшел Үзән һәм Бөгелмәдәге мәктәпләр базасында да технопарклар ачылды.

«Татарстанда балаларга, кайда яшәүләренә карамастан, заманча таләпләргә туры килерлек шартларда сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тудыруга зур игътибар бирелә. Бу – «Мәгариф» илкүләм проектының төп күрсәткечләреннән берсе», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина.

Өстәмә белем бирү үзәкләре турында мәгълүматлар https://р16.навигатор.дети сервисында тупланган. Биредә балаларны түгәрәкләргә яздырып була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

/Татар -информ

 


Фикер өстәү