Организмда нинди үзгәрешнең ямаш шеш турында сөйләвен әйткәннәр

Аяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу. “РИА Новости” хәбәрчесенә табиб-уролог Джереми Оутс шул хакта сөйләп үткән.

“Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб.

Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк


Фикер өстәү