Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү максатыннан профилактика чараларын үтәргә чакырды.

Көз җитү белән республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы күтәрелеше билгеләнә. Соңгы атнада әлеге күрсәткеч 46 процентка арткан — 14 мең 215 очрак. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта — бер атна эчендә 89 очрак теркәлгән. Узган атнада 65 очрак булган — 37% үсеш. Хәзерге вакытта ОРВИ авырулары, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе, җиңел формада бара.

«Профилактиканың төп формаларының берсе — вакцинация. Республикага гриппка каршы 824 мең доза вакцина китерелгән. Авырулар саны арту сәбәпле, вакцинация халкының 60%ка кадәр ясарга кирәк. Бүгенге көндә 573 мең кеше вакцинацияләнгән», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе мәгариф оешмаларында һәм хезмәт коллективларында керү фильтрларын оештырырга кушты. Шулай ук профилактиканың нәтиҗәле чаралары булып ОРВИ билгеләре булганда битлекләр кию, кул гигиенасы һәм антисептик куллану тора.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү