Алексей Песошин профсоюзларны һәм хезмәт ияләрен Татарстан Республикасы профсоюзлары көне уңаеннан котлады

24 сентябрь – Татарстан Республикасы профсоюзлары көне. Премьер-министр Алексей Песошин һөнәри берлекләрне һәм күп санлы хезмәт ияләрен бәйрәм белән котлады.

“Татарстанда һөнәри берлекләр бер гасырдан артыграк тарихка ия, – диелгән котлауда. – Бүген алар илдә хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре сагында торучы иң зур иҗтимагый оешмаларның берсе булып тора. Республика профсоюзлары федерациясенә берләштерелгән тармак, беренчел профсоюз оешмалары уртак гамәлләре нәтиҗәсендә үзләренең тармакларында, хезмәт коллективларында социаль-икътисадый мәсьәләләрне нәтиҗәле төстә хәл итеп килә.

Кешенең сәләтен һәм хезмәт мөмкинлекләрен ачу, аның өчен уңайлы яшәү мохите тудыру, гомумән, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту – бүген безнең төп гомуми бурычлар әнә шул.

Республикада бу бурычлар өч як – дәүләт, эшмәкәрләр һәм профсоюзларның үзара килешүе нигезендә хәл ителә. Шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә икътисадыбызны үстерүгә, авырлыкларны уңышлы җиңеп чыгуга, югары җитештерүчәнлекле өстәмә эш урыннары булдыруга ирешелә.

Татарстанның профсоюз хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсенә республика файдасына алга таба да нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, оптимизм рухы һәм гаилә иминлеге телим!”.


Фикер өстәү