Рөстәм Миңнехановның Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бүген – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.

Дөнья ыргылышлы төстә үзгәрә һәм бу, һичшиксез, сәяси, икътисади һәм социаль өлкәдә яңа сынаулар, яңа кыенлыклар китереп чыгара. Килеп туган шундый шартларда Россия Федерациясе үзенең көчен, мөстәкыйльлеген һәм икътисади суверенитетын ныгытуга юнәлеш тота.

Татарстан, күпмилләтле Ватаныбыз белән бергә, тышкы һәм эчке сынаулар аша уза. Россия Федерациясенә күмәк санкцияләр басымы шартларында республика хакимиятенең барлык баскычлары, ил җитәкчелегенә һичшиксез теләктәшлек белдереп, көйле эшләвен дәвам итә. Татарстан җитештерү комплексының озак еллар буе өзлексез эшләве елларында булдырылган ныклы нигезе, кеше капиталы һәм нык үсешле инфраструктурасы ярдәмендә үзенең үсешен саклап кала. Без республиканы үстерүдә күпмилләтле халкыбызның төп урынны алып торуын аңлап, социаль гарантияләрне тәэмин итәбез, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектларын һәм республика программаларын эзлекле төстә тормышка ашырабыз.

Татарстанда яшәүчеләрне идарә итү карарлары кабул итүгә җәлеп итү республиканы үстерүдәге гарантларның берсе булып тора. Барлык дәрәҗәләрдәге муниципаль хакимият органнары халык белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләүне җайга салуда мөһим роль уйный. Нәкъ менә алар җәмгыять белән даими диалог шартларында кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү бурычын хәл итә.

Цифрлаштыру дәүләт органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруда нәтиҗәле чарага әйләнеп килә. Ел ахырына кадәр барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерүне төгәлләргә ниятлибез. Бу республикада яшәүчеләргә хезмәтләр күрсәтүдәге ачыклык һәм контрольне көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк.

«Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» мәгълүмат системалары башкарма органнар эшчәнлегенең ачыклыгын көчәйтү һәм коррупцион куркынычларны киметү чаралары исәбенә керә. Алар халык белән кире элемтә булдыру, кешеләргә күп кенә мәсьәләләрне хәл кылуда катнашу һәм үзләренең фикерен белдерү мөмкинлекләрен бирә. Әлеге платформаларны алга таба да кулланырга һәм үстерергә ниятлибез.

Кеше һәм аның дөньяга карашы, гадәттәгечә, игътибар үзәгендә калып килә. Республикада иҗтимагый институтларны үстерү бурычлары системалы төстә үтәлә. Бу максаттан чыгып, халык арасында массакүләм мәгълүмат чаралары аша законны ихтирам итү, хокукый нигилизмны җиңү һәм коррупциянең теләсә кайсы формасын кабул итмәү кебек кыйммәтләрне булдыруга юнәлдерелгән агарту эше алып барыла. Мәгариф оешмаларында балалар һәм яшьләрне рухи-әхлакый яктан, ватанпәрвәрлек рухында һәм коррупциягә каршы рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә. Казан (Идел буе) федераль университеты каршында дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе эшләп килә. Ул үз өлкәләрендә идарә итү осталыгына ия булган югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән квалификация күтәрү программаларын тормышка ашыра. Һәр ел саен әлеге программалар буенча 5 меңгә якын кеше белем эсти.

Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнендә тормыш эшчәнлегенең икътисади һәм социаль өлкәләрендә коррупцияне булдырмас өчен барлык чараларны эзлекле төстә кабул итүгә әзер торуыбызны белдерәбез һәм республикада яшәүчеләрнең коррупциягә каршы сәясәтне хуплавына ышанабыз.


Фикер өстәү