Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Ватан Геройлары көне белән котлады

Бүген – Ватан Геройлары көне. Бу уңайдан республикада яшәүчеләрне Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады.

«Иң зур бүләк – Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт һәм Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булган фидакарьләргә, Сугышчан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерларына дәүләт, җәмгыять ягыннан иң югары дәрәҗәдә ихтирам хисе белән сугарылган бәйрәм бу, – диелә котлауда. – Без бу көнне Ватаныбыз хакына, үзләренең туганнары һәм якыннары хакына батырлык кылган, тырыш хезмәте белән илебезнең данын һәм бөеклеген тагын да югарырак баскычка күтәргән чын мәгънәсендә ватанпәрвәрләр алдында баш иябез. Мондый кешеләрнең тормышы – яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм илебезгә тугрылык рухында тәрбияләү үрнәге.

Батыр ватандашларыбыз бүген дә Россия мәнфәгатьләрен яклап, хәрби осталык, кыюлык һәм батырлык үрнәкләрен күрсәтеп, үзләренең хезмәт бурычын фидакарьләрчә үти. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре, яңа продукция булдыру максатында, киеренке эшли. Геройларыбызны данлап, аларга чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Җиребездә һәрчак тынычлык һәм татулык булсын!»


Фикер өстәү