Безнең заман геройлары кемнәр алар?

Бүген илебездә олы бәйрәм – Ватан Геройлары көне. Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль  закон нигезендә гамәлгә кертелде. Безнең заман герое… Кем ул? Мәктәптә укыганда, мөгаен, күбегезгә бу темага иншалар да язарга туры килгәндер. Сугыш һәм хезмәт геройлары, космосны яулаучылар, төрле өлкәдәге күренекле шәхесләр, көндәлек тормышта батырлык кылучылар: янгыннан коткаручылар, суда батучыларга тормыш бүләк итүчеләр… Менә ул – без табынган, биеклеккә һәм бөеклеккә күтәргән каһарманнар. Әмма беренче карашка батырлык эшләүчеләр күп булса да, һәр очракта аның үз исеме һәм үз җисеме бар.

Бүләкләр һәм исемнәр тарихы

Бу дата, аңлашыла ки, юкка гына сайланмаган. 1769 елның 9 декабрендә Россиядә хәрби хезмәттәге батырлыкны бәяләү өчен беренче орден – Изге Георгий ордены гамәлгә кертелә. Шул сәбәпле, 1917 елга кадәр бу көн Россия империясендә Георгий кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә. Октябрь инкыйлабыннан соң орден да, истәлекле көн дә юкка чыгарыла. Изге Георгий орденын, хәрби бүләк буларак, 2000 елда яңадан гамәлгә кертәләр. Шул вакыттан бирле аның белән Россиядә 13 кеше бүләкләнә.

Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем 1934 елның апрелендә гамәлгә куела. Беренче булып бу исемгә челюскинчыларны коткарган очучылар лаек була. Әлеге бүләк 12776 кешегә бирелә. СССР таркалганнан соң бу исем дә юкка чыга. Аның урынына 1992 елда «Россия Федерациясе Герое» дигәне гамәлгә кертелә. Аңа беренче булып Липецк хәрби әзерлек һәм очучылар составын өйрәтү үзәге начальнигы, авиация генерал-майоры Суламбек Осканов лаек була. Бу бүләк барлыгы бер меңнән артык кешегә тапшырыла.

Татарстан батырлары

1999 елда республикабызда «Татарстан Геройлары» дип аталган оешма төзелә. Ул Советлар Союзы Геройларын, Хезмәт Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерларын барлый. Бу эштә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков (совет галиме, җәмәгать эшлеклесе, «үзеңнеке-читнеке» («свой-чужой»)  радиолокацион системасын төзүчеләрнең берсе, 50 фәнни хезмәт авторы, техник фәннәр кандидаты, профессор) башлап йөри.

– Бик авыр еллар булды, – дип искә ала Илдус Шәйхелисламович. – Ул вакытта ватанпәрвәрлек дигән төшенчәнең бәясе бөтенләй юкка чыккан иде бит. Хәтта кайбер матбугат битләрендә, Советлар Союзы таркалгач, аның геройлары да юк, дигән фикерләр дә күренгәләде. Чыннан да, ул чорда республикада геройларның төгәл саны да юк иде. Моны ачыклар өчен активистларга, кәгазь тузанына күмелеп, көне-төне архивларда утырырга туры килде. Нәтиҗәдә төрле категориядә булган 120 геройны барлый алдык. Шуларның тугызы – Советлар Союзы Герое иде. Борис Кузнецов, Михаил Девятаев кебек батырларыбыз да исән иде әле. 3е –  Дан орденының тулы кавалерлары, 3е – Россия Федерациясе Геройлары, 96сы – Социалистик Хезмәт Геройлары, 9ы Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Беренче корылтайда бурычларыбызны да билгеләдек: яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында, Ватан Геройлары үрнәгендә тәрбияләргә, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соң халык хуҗалыгын торгызу тарихын дөрес итеп  җиткерергә, Татарстан Геройларын социаль яктан якларга. Шушы 21 ел эчендә без кайда гына булмадык. Уку йортларында меңнәрчә очрашулар оештырдык. Бөек Ватан сугышы тарихы турындагы конференцияләрдә, телевизион тапшыруларда, матбугат битләрендә чыгыш ясадык.  Исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән  геройларыбыз турында берничә китап нәшер иттек. Оешмабыз хәйриячелек эшләре белән дә шөгыльләнә. Бу җәһәттән «Болгар шәһәрендә һәм Зөя утравында мәдәни һәйкәлләрне торгызу» фондына ярдәм иттек. Вавилов исемендәге фондка балалар хосписы төзелешенә дә өлеш чыгардык.

Ни кызганыч, 21 ел эчендә геройлар саны нык кимегән. Бүгенге исемлектә Татарстанда 17 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Россия Федерациясе Герое, 1 Россия Федерациясенең Хезмәт Герое һәм 3 Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры исәпләнә. Әлбәттә инде, оешма әгъзалары геройларны мәңгеләштерү эшен дәвам итә. Бу җәһәттән үз вакытында Казанда Михаил Девятаевка, Чаллыда Евгений Батенчукка, Түбән Камада Алексей Кораблевка һәйкәлләр, геройлар яшәгән йортларның күбесенә мемориаль такталар куелды.

Узган ел, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Илдус Мастюков үзен рәислектән азат итүләрен сораган иде. Аның урынына бертавыштан Газинур Хәйруллинны (1995 елда Әфганстанның Кандагар шәһәре аэродромына мәҗбүри утыртылган Ил-76 самолетының икенче пилоты. Бер елдан соң экипаж, Михаил Девятаев батырлыгын кабатлап, әсирлектән кача. Алар хакында «Кандагар» фильмы төшерелә. Газинур Хәйруллин ролен Владимир Машков уйный) сайлап куйдылар.

…Татарстан Геройлары һәрвакыт сафта. 9 декабрь көнне һәр елны республика мәктәпләрендә Батырлык дәресләре уза. Быел «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтендә катнашучылар өчен дәресләрне Россия Герое Газинур Хәйруллин үткәрә. Ул Казан шәһәрендәге 124 нче рус-татар мәктәбендә укучылар белән очраша. Чистайдагы 2 нче лицейда Россия Герое Алексей Кораблевны көтәләр… Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус күрсәтмәсе белән бу көнне һәр шәһәрдә, район үзәкләрендә хакимият башлыклары үзләрендә яшәүче Геройлар белән очраша.

Бүгенге көндә исән-имин яшәп ятучы Татарстан Геройлары

Россиянең Хезмәт Герое

Шәймиев Минтимер Шәрип улы

Россия Геройлары

Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы

Кораблев Алексей Михайлович

Супонинский Александр Анатольевич

Социалистик Хезмәт Геройлары

Мостюков Илдус Шәйхелислам улы

Мөхәммәтҗанова Легия Фәйзрахман кызы

Җантимерова  Гөлсинә Хөснулла кызы

Фролов Николай Васильевич

Смирнова Любовь Евгеньевна

Хаҗиев Галимҗан Мөхәммәтша улы

Җәләев Радик Инсаф улы

Абдуллин Нигъмәтулла Төхбәтулла улы

Исламгалиев Мөдәрис Абдулла улы

Әхмәдиева Ганҗә Галим кызы

Малышева Клавдия Филипповна

Габдрахманова Стеллва Зәки кызы

Галимова Дания Һадиҗан кызы

Сорокина Валентина Васильевна

Турунтаева Мария Сергеевна

Әсхәдуллин Фидүс Фәиз улы

Кәримова Гөлбикә Гали кызы

 

Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары

Фәтхуллин Данил Зияф улы

Афзалетдинов Нәфис Абылгата улы

Аверьянов Василий Игнатьевич

 

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү