Полициянең вәкаләтләре артачак

Россия Дәүләт Думасы полициянең вәкаләтләрен киңәйтү турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән, дип яза ТАСС.

Закон проектында кеше тормышына куркыныч янау, массакүләм чуалышлар, гадәттән тыш хәлләр, террорчылык акты ихтималы очракларында полиция хезмәткәрләренә машиналарның ишекләрен каерып ачу хокукын бирү тәкъдим ителә.

Моннан тыш хокук саклау хезмәткәрләре торак биналарны һәм башка объектларны чолганышка алу, чолганыштагы территорияләрдә кешеләрне, аларның шәхси әйберләрен һәм транспорт чараларын тикшерү хокукы бирелә.

Шулай ук полиция хезмәткәрләренә ут ачу хокукын күздә тоткан вакыйгалар-хәлләр исемлеге киңәйтелә.

Проектта шулай ук “Полиция турында” законның 30 статьясына үзгәреш кертеп, полиция хезмәткәрләрен вазыйфаи бурычларын үтәгәндә кылынган гамәлләре өчен эзәрлекләүне төшереп калдыру тәкъдим ителә.

Закон проекты Россия Эчке эшләр министрлыгында эшләнгән. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, ул гражданнарның хокукларын яклауны көчәйтергә һәм полиция эшчәнлеген яхшыртырга тиеш.

 

 


Полициянең вәкаләтләре артачак” язмасына фикерләр

  1. Алайса азрак иде вәкаләтләре полициянең😳😳😳
    Болай да азган иделәр инде.
    Маска кимәгән өчен дә кул каеру, эту-төртуләр кулларыннан килә.

Фикер өстәү