Татарстанда «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс игълан иттеләр

Республикада «Идел» яшьләр үзәге директоры вазифасына конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Учреждение 1999 елдан бирле республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшли.

«Конкурста татар һәм рус телләрен ирекле белгән, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган югары белемле РФ гражданнары катнаша ала», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, кандидатның иҗтимагый һәм проект эшчәнлеге тәҗрибәсе булырга тиеш.

Конкурс өч этапта үткәрелә: читтән торып — 7-17 декабрьдә, көндезгесе — 21-23 декабрьдә һәм нәтиҗәләрне игълан итү 24 декабрьдән соң булачак. Читтән торып үткәрелгән этап барышында конкурсантлар оештыру комитетына резюме, мотивацияле хат һәм үзәкне үстерү концепциясен тәкъдим итәргә тиеш.

Конкурс шартлары белән тулырак Татарстан Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Материалларны s.mk@tatar.ru электрон почтасына «Директор вазифасы конкурсына» тамгасы белән җибәрергә кирәк

 


Фикер өстәү