Коронавирус белән авыручыларга Яңа ел киченә меню төзегәннәр

Коронавирус белән авыручыларга Яңа ел менюсыннан ысланган, майлы, борычлы ризык һәм алкогольне төшереп калдырырга кирәк, чөнки бу ризыклар ашказаны-эчәк трактына  авырлык тудыра, дип белдергән РИА Новости сораштырылган табиб-диетологлар.

Экспертлар яшелчә һәм җиләк-җимешле ризык, цитруслы желе, парда пешерелгән ит яки балык, сыр шарлары һәм шампан урынына витаминлы морс киңәш итә.
«Яңа ел өстәленә еш кына гадәти тормышта чикләнгән продуктлар куябыз… Тик коронавирус эчәклеккә дә, ашказанына да йогынты ясый. Шуңа күрә барлык борычлы, тозлы, майлы ризыкларны минимальләштерергә кирәе. Яшелчәләрне парда пешешергә,  йә булмаса чи  килеш салатка кулланырга мөмкин. Коронавирус белән авыручы кешеләргә ашказаны-эчәк трактын ялкынсынудан сакларга кирәк»,-дигән РИА Новостига табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты, һөнәри белем бирү Россия медицина академиясенең диетология һәм нутрициология кафедрасы доценты Елена Чедия.

 


Фикер өстәү