Җитәкчеләр чипсы һәм крекерларны яшелчәләргә алмаштырачак

Эштәге иң кулай «капкалап алу» (перекус) җиләк-җимешләр һәм баллы булмаган йогурт була ала. Моның турында «РИА Новости»га Россиян медицина академиясенең дипломнан соң белем бирү бүлегенең туклану һәм нутрициология кафедрасы доценты, табиб-диетолог Елена Чедия сөйләгән.

Белгеч Сәламәтлек саклау министрлыгының оешмалар территориясендә тоз һәм шикәр югары дәрәҗәдә булган азык-төлек продуктларын, аерым әйткәндә, чипсы, крекер, сохари һәм газлы эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим итүләрен хуплады.

«Бик дөрес инициатива, чөнки бездә симезлектән җәфа чигүчеләр саны арта. Иң кулай ризык-ул җиләк-җимеш яки баллы булмаган йогурт», — диде Чедия.

Дөрес «капкалап алу»

Диетолог көнгә ким дигәндә ике тапкыр булса да «капакалап» алырга киңәш итә. Бу организмны сәламәт саклау өчен һәм, әлбәттә, энергия кимемәсен өчен бик яхшы дип аңлата ул.

Эчемлекне сайлаганда исә, Елена баллы булмаганнарын, йә исә, «лайт» тамгасы булганнарына өстенлек бирергә киңәш итә.

Элегрәк «Россиянең киләчәге. Милли проектлар » порталы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту » корпоратив моделе программалары турында хәбәр иткән иде.

Аерым алганда, ведомство җитәкчеләргә әзер продуктларны сату ассортиментыннан чипсы, татлы һәм газлы эчемлекләр, энерготоника, крекерлар, сохарилар һәм шоколад батончикларын төшереп калдырырга тәкъдим итте. Сәламәтлек саклау министрлыгында хезмәткәрләргә альтернатива буларак сыйфатла туклану рационына  туралган яшелчәләр, майлы йогуртлар, алма чипсылары яки бөртеклеләр кертелгән батончикларны сатуны оештырырга киңәш итте.  кертергә тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү