Чипсылар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә офисларда һәм предприятиеләрдә тоз һәм шикәр югары булган продуктларны, аерым алганда, газлы эчемлекләр һәм чипсылар сатуны чикләргә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Тиешле тәкъдимнәр «Эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту» корпоратив модель программаларында китерелә», — диелгән хәбәрдә.

Ведомствода эш бирүчеләргә ашханәләрдә, кафеларда һәм автоматларда чипсы, крекер, газлы су һәм шоколад батончиклар урынына 2,5 проценттан кимрәк майлы йогурт, яшелчә соломкасы, алма чипсысы һәм бөртекле батончиклар сатарга тәкъдим итәләр.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191736/


Фикер өстәү