Казанда өч телдә белем бирүче беренче комплекс ачылачак

Татарстанда беренче полилингваль комплекс 2020 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

«Беренче комплекс киләсе уку елының 1 сентябрендә, 2020/2021 уку елларында эшли башлаячак. Бу вакытка бездә дәреслекләр дә, программа да булыр дип уйлыйм», — диде Ларионова.

Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты белән кадрлар әзерләү эше алып барыла.

Ларионова сүзләренчә, Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165нче номерлы мәктәбе полилингваль комплексның нигезенә алыначак. Полилингваль комплекста укыту өч телдә —  татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.

Моннан тыш, комплекслар составына мәктәпләрдән тыш, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк. Өстәвенә, федераль дәүләт стандартларыннан читләшү планлаштырылмый, диде Ларионова.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191739/


Фикер өстәү