Телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атадылар

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш хата ясала торган “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.

“Мин телевидениедән җиде ел элек киткән идем, бөтен журналист “чара”сыз калды. Татарда шундый мәкаль бар: Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума. “Чара” шул чакта гына кирәк. Сабантуй чарасына барган идем, диләр. Чара сүзе ул чарасызлыкта гына кулланыла. Бәйрәм – бәйрәм инде ул. Руслар да бит бәйрәм чарасы дип әйтми, “мероприятие” дип кенә әйтә”, — диде ул.

“Бүгенгесе көндә” конструкциясе дә шул ук, “бүген” — «бу көн» дигәннән алынган, ягъни «бүген» сүзен куллану да җитә”, — дип сөйләде журналист.

Гөлнара Зиннәтуллина “телевидение” сүзен һәм “телевизионщик” дигән кешене яратуын әйтте. “Ул шунда ук минем туганыма әйләнә. Мин илле елга сузылган телевизион тормышымны бәхет дип саныйм”, — ди ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191723/


Фикер өстәү