Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй – халкыбызның үзенчәлеген күрсәтү мөмкинлеге ул

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Сабантуенда катнашты. Төп мәйданга – Мирный бистәсендәге Каенлыкка алар белән бергә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев килде.

Театральләштерелгән башлангыч өлештән соң Рөстәм Миңнеханов төп мәйданда җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм бүген Казанда Сабан туеның өч мәйданчыкта оештырылуын билгеләп үтте. «Кичә Ульяновскида федераль Сабантуй уздырдык. Тагын берничә Сабантуй башка төбәкләрдә узачак. Россиянең барлыгы 58 төбәге һәм 35 ил бу бәйрәмне үткәрә. Сабантуй – халкыбызның үзенчәлеген, мәдәниятебезне күрсәтү мөмкинлеге ул. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә. Илебезгә уңышлар һәм аның чәчәк атуын телим», – диде ул.

Үзенең сәламләү сүзендә Илсур Метшин авыр хезмәт башкаручы авыл халкына рәхмәт белдерде. «Аеруча, бездәге авыл кешеләренә баш иябез, алар булганга күрә өстәлләрдә һәрвакыт икмәк бар. Чәчү эшләре беткәннән соң, бүген Казан Сабантуе сабан һәм уңыш бәйрәмен йомгаклый. Уңыш мул булсын. Республикабыз көннән-көн яхшыра, һәм бу сезнең хезмәтегез, хезмәт яратуыгыз нәтиҗәсендә. Иң яраткан, күпмилләтле бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм», – диде Метшин.

Сергей Цивилев билгеләп үткәнчә, «искиткеч Сабантуй бәйрәме гаять зур илебез күләмендә уңыш белән уза». «Әмма илгә генә сыешмый, инде ул чит илләргә чыкты. Инде дөньяның күп кенә илләрендә безнең матур бәйрәмебезне билгеләп үтәләр. Мондый илләрнең саны елдан-ел арта бара. Кичә без Ульяновскида булдык, анда мин 2023 елда Кузбасста федераль Сабантуй үткәрү кубогын бик теләп кабул иттем», – дип белдерде ул.

Кемерово өлкәсе губернаторы фикеренчә, бу бәйрәм мавыктыргыч, матур һәм күңелле булганы өчен генә түгел, ә «безнең күңелебезгә Ватанны, гаиләне ярату, илебез, балаларыбыз хакына хезмәт итү, өлкәннәргә карата хөрмәт кебек тормыш принципларыбызга туры килгәнгә» кешеләрнең йөрәкләрен яулый. «Иң мөһиме – ата- бабаларыбызның безгә васыять иткәнчә – тынычлыкта һәм дуслыкта, кайгыда һәм шатлыкта барыбызга да бер гаилә кебек яшәргә. Мондый искиткеч бәйрәмнең зур уңышы шунда», – дип тәмамлады ул.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышына кадәр кунаклар Кукмара, Алексеевск, Зәй, Нурлат һәм Менделеевск районнары ишегалларында булды. Һәр муниципалитет үз уңышларын һәм казанышларын, милли үзенчәлекләрен, шулай ук быелгы сабан бәйрәменә әзерләгән яңалыкларын күрсәтте.

 


Фикер өстәү