Татарча сөйләшәбез: Иминлек һәм куркынычсызлык

Татар телендә рус теленнән калька булып күчереп алынган сүзләр, ни кызганыч, еш кулланыла. Моның сәбәпләре төрле. XX гасырның 20 нче елларыннан башлап, татарлар тормышның күп кенә өлкәләрен танып-белгәндә белемгә юл ача торган тел сыйфатында рус телен кулланырга мәҗбүр булганнар. Бу да, соңрак бик нык катлауланган иҗтимагый процесслар да; шул ук шәһәргә күчү һәм татар мәктәпләреннән мәхрүм калу да, татарча фәннең үсеш алмавы да, рус теленнән сыйфатсыз тәрҗемәләр һәм калькаларның артуына китергән.

Телебезгә ясалма рәвештә килеп кергән һәм төпләнгән калькаларның берсе – куркынычсызлык сүзе. Аны хакимият органнары да бик ярата, язучылар да куллана, фән әһелләре үз итә.

Куркынычсызлыкбезопасность, ягъни тышкы яки эчке куркынычлыклардан, хәвеф-хәтәрләрдән сакланганлык. Ә хәзер сүзне эчегездән берничә кат кабатлап карагыз. Күңелдә туган хис-халәткә игътибар итегез. Куркыныч-сыз-лык дигәндә күңел башта шомлана, хәтәр нәрсә бар дип уйлый. Ахырга таба аның «-сызлык» өлеше инде йотыла да. Морфологик яктан, чыннан да, рус телендәге безопасность сүзе бик туры китерелеп тәрҗемә ителгән. Әмма яңгырашы да, эмоциональ йогынтысы да телебезне бизәми төсле.

Әгәр дә татар теленең язма корпусына, ягъни бик зур күләмдә татарча текстлар тупланган «сандык»ка мөрәҗәгать итсәк, менә нинди саннарга юлыгабыз. «Куркынычсызлык» сүзе тел корпусында 16723 тапкыр теркәлә. Аның синонимы булган «иминлек» 26108 тапкыр кулланылган, ә тагын бер синоним – «хәвефсезлек»кә 1693 очрак кына туры килә.

Әдәбиятта исә шундый күренеш күзәтелә: 20 гасыр башында «куркынычсызлык» сүзе бөтенләй кулланылмаган диярлек. Һәрхәлдә, шул чор текстларында ул сүзне очратмадым. Гасыр уртасында хәвефсезлек, хәвефсезлек кагыйдәләре вариантлары очрый. «Куркынычсызлык» исә совет чорында килеп керә. Куркынычсызлык органнары, Куркынычсызлык техникасы, Куркынычсызлык инспекторы кебек конструкцияләр пәйда була.

Бу өч сүзнең кайсын куллану дөресрәк булачак соң? Иминлек дип сөйләшү күпкә матуррак булыр иде дип саныйм. Бу сүзнең тарихы гарәп теленә барып тоташа. «Имин» белән «әмин» (амин түгел) сүзе тамырдаш. Мөхәммәд пәйгамбәргә с. г. в. «Әмин», ягъни ышанычлы дип дәшкәннәр. «Иминлек» – ышанычлы да булу, димәк.

Хәлбуки Татарстанда хакимият органнарының татарча рәсми исемнәрендә куркынычсызлык сүзе кулланыла инде. Аларның очрагында (болай да катлаулы бюрократизмнарга бай лексикада) бар да элеккечә кала аладыр. Әмма башка очракларда иминлеккә кире кайтырга тәкъдим итәм.

Өстәмә буларак, тагын бер мәгънәви проблемага игътибар итик. Инглиз телендә safety (иминлек) һәм security (иминлек) сүзләре бар. Беренчесе нәкъ менә безнең очракка туры килә, беренче чиратта гомуми иминлекне, яки куркынычсызлыкны аңлата. Икенчесе якланганлык, сакланганлык төсмеренә ия. Мәсәлән, мәгълүмати һөҗүмнәрдән сакланганлык information security була. Төрек телендә бу төсмерләр аерыла: emniyet (safety) һәм güvenlik (security). Хәзерге татар теле сүзлекләре бу төсмерләрне аермый (кулланылыш даирәсе тар булгач, терминологиясе дә җентекләп өйрәнелмәгән). Әмма киләчәктә safety – «иминлек», ә security «куркынычсызлык» дип тәрҗемә итү отышлы булырга мөмкин.


Фикер өстәү