Тешләргә зыян сала торган 6 ризыкны атаганнар

Белгеч авыз куышлыгын даими рәвештә чиста тотарга, теш табибына ешрак күренергә һәм тешләрне дөрес чистартырга киңәш иткән.

Белгеч Луиза Автандилян «aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә тешләрне “үтерүче” ризыкларны атап үткән.

Аның сүзләренә караганда, иң элек татлы-баллы ризыклар һәм газлы эчемлекләр, составында шикәр күп булу сәбәпле, тешләрнең сәламәтлегенә янарга мөмкин. Шул ук вакытта шоколад, кәнфит, пирожный кебек “тәмлүшкә”ләр ашаганнан соң тешләрне чистарту гадәтенә ия булу кариес куркынычын киметүгә ярдәм итә, дигән ул.
Автандилян белдергәнчә, кипкән җимеш, җиләк-җимеш, җимеш согыннан ясалган табигый мармелад һәм зефир, шикәре азрак булу сәбәпле, кәнфиткә, башка тәм-томга караганда зыянсызрак. Шул ук вакытта бик күп шикәрдән һәм кислоталардан торучы газлы эчемлекләр теш эмаленә нык “суга”. Чикләвек һәм көнбагыш кебек каты продуктларны да, тешкә зыян китермәсен өчен, саграк ашау хәерле.

Шулай ук составында крахмал һәм шикәр күп булган ризыклар да, бактерияләр үрчүгә ярдәм итеп, авыз куышлыгы авыруларына китерергә мөмкин. Белгеч, тешләрнең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклау өчен, авыз куышлыгын даими рәвештә чиста тотарга, теш табибына ешрак күренергә һәм тешләрне дөрес чистартырга киңәш иткән.

Белгеч тешләргә зыян сала торган 6 продуктны тәгаен генә атап үткән. Болар:

1. Шоколад, кәнфитләр, татлы-баллы ризыклар.

2. Кайбер җиләк-җимеш, цитрус җимешләре. Организм өчен бик файдалы булса да, “буяулары” һәм кислоталары тешкә начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә, җимеш ашагач, авызны җылы су белән чайкап алырга кирәк.

3. Табигый сок, газировка. Сокның тешләргә зыяны шуннан гыйбарәт: бер ашаудан икенче ашауга кадәр тешләр пеликула дигән тышча белән каплана. Төкеректән табигый юл белән ясала торган саклагыч пленка бу. Ә мондый эчемлекләр, бу тышчаны юып, бактерияләргә юл ача.

4. Чикләвек, сохәри, грильяж, кипкән балык кебек каты ризыклар.

5. Консервланган яшелчә, соуслар, кайбер консервлар. Бу ризыкларның составында уксус кислотасы бар. Ул теш эмален “ашый”.

6. Ябышкак, җепселле ризык. Биредә сүз каты ит, балык уылдыгы, сөттә пешерелгән ботка, йомырка сарысы һәм, тешләргә ябышып, теш арасына кереп калучы кайбер башка ризыклар турында бара.


Фикер өстәү