Чаллыда яшәүче коллекционерның самавырлары саны 42гә тулган

Өй киштәсендә – 42 самовар. Чаллыдагы “Герат-Чаллы” Хәрби Дан интерактив музеен оештыручы Наил Каюмов өендә шундый музей булдырган.

– Самавыр минем өчен авылны, әбиемне искә төшерә. Әбиебез Кукмара районында яшәде. Балаларын, оныкларын самавыр кайнартып, тәмле чәй белән каршы ала иде. Ул чакта моңа гадәти бер күренеш кебек караганмын, – ди Наил Каюмова.

Шөгыленең үзенә күрә бер фәлсәфәсе дә бар. Эштә музейда сугыш темасына кагылышлы экспонатлар урын алса, өйдәгесенең – үз мәгънәсе. Самавыр – җылылык билгесе. Дөрес, аларны махсус җыймый. Барысы да ике уенчык самавырдан башланган. Арада бүләк ителгәннәре дә бар. Кемдер гаражында тузан җыеп ятмасын дип китергән. Һәрберсенең – үз формасы. Кайсы Кубок, ваза, стаканга охшаган. Алар бакыр, җиз, фарфордан эшләнгән. Ә 43енчесе диварда картина булып эленеп тора. Анысы – кызының иҗат җимеше.
Тарих белән кызыксына башлагач, беренче самавырларның Россиядә Пермь краенда, соңрак Тулада җитештергәнлеген ачыклый. Әйтик, 1870 елда Тулада 80 фабрикада ясаганнар аны. Ул вакытта бу шөгыль белән һәр ике ирнең берсе шөгыльләнгән. Каюмовларның иң борынгы самавыры исә XIX гасырга туры килә. Антиквариатларның уртача бәясе –28 мең сумнан 50 меңгә кадәр.

 


Фикер өстәү