Музей нинди сер саклый?

Колхозларга бирелгән җирдән бөтенләйгә файдалану акты, 1981 елда Нәселле терлекчелек декреты, республика территориясендә табылган борынгы авыл хуҗалыгы кораллары, 1936 елда чыгарылган беренче савым аппаратлары. Авыл хуҗалыгы тарихы музеенда журналистларга әнә шундый экспонатлар күрсәттеләр.

Музей директоры Наил Сабиров сөйләвенчә, ул 2015 елда оештырылган. Хәер, министрлык бинасында урнашкан бу бүлмәне әлегә зурлап “музей” дип тә әйтеп булмый. Рәсми статусы да юк, чөнки экспонатлары алай ук күп түгел. Аларның саны төгәл билгеле булмаса да, директор өчен һәркайсы кадерле.

– Боларның барысы да безнең өчен кадерле, чөнки һәркайсын үз кулларыбыз белән җыйдык. Һәркайсы тарих турында үзенчә “сөйли”. Кыш көне колхозчыларның эше кими. Шуңа күрә аларга төрле эшләр кушалар. Менә биредә, мәсәлән, – дип күрсәтә Наил Сабиров агач кашыкларга ишарәләп, – ул чорда ясалган кашыклар. Җитен комбинатына, тегү фабрикаларына кирәкле материалларны да колхозчылар эшләгән.

Наил Сабиров әйтүенчә, экспонатлар бөтен республикадан җыелган һәм алар авыл хуҗалыгының барлык тармакларын үз эченә алган. Терлекчелеккә, мелиорациягә, умартачылыкка, игенчелеккә багышланган аерым почмаклар бар. Музейда ветеринария институтының беренче чыгарылышы фотосы да урын алган.

Экспонатлары аз булса да, музейның ишеге һәркемгә ачык. Бирегә теләге булган һәркем кереп, тарих буенча белемнәрен баетып чыга ала. Җир эшкәртү өчен гөбе, агач һәм тимер сукаларны, беренче трактор макетын күрергә, төрле кызыклы мәгълүматлар, документлар белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, 1928 елда СССРда барлыгы 4,6 млн агач сука булган. 1840 елда тимер суканың бәясе 40 сум булган. Чагыштыру өчен: ул елларда бер сыер өч сум торган.

– 1924 елда хуҗалыкларның 44 процентка якынында ат булмаган. Димәк, бөтен эш тә кул белән эшләнгән. 49 процент хуҗалыкта бер генә ат булган. Шуңа күрә Совет хөкүмәте авыл хуҗалыгына механика кертергә кирәк, дигән карарга килә. Шулай итеп, илгә Фордның беренче 20 мең тракторы кайта. Аның берничәсе ТАССРга да эләгә, – дип сөйләде Наил Сабиров.

Музейда исемнәре авыл хуҗалыгы тарихында зурлап язылган сыер савучылар, комбайнчыларга да аерым урын бирелгән. Мәсәлән, биредә Теләче районының данлыклы сыер савучысы – Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин орденына ия булган Гөлбикә Кәримова кулланган саву аппараты да бар. Моннан тыш, данлыклы комбайнчы, шулай ук Социалистик Хезмәт Герое, өч тапкыр Ленин ордены иясе Рәфкать Кәлимуллин турында да мәгълүматлар саклана.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү