Казан иң карлы шәһәрләр рейтингында икенче урынга чыккан

Казан Россиянең иң карлы шәһәрләре рейтингында икенче урынга чыккан. “Gismeteo” мәгълүматларына караганда, башкалабызда кар катламы биеклеге 92 сантиметрга җиткән.

Бу күрсәткеч бары тик Саранск шәһәрендә генә югарырак – 96 см, Ульяновск һәм Түбән Новгород (икесендә дә –75 см) өченче урынны алган. Самарада 71 сантиметр калынлыкта кар катламы барлыкка килгән. Шулай ук Иваново (71 см), Ижевск (69), Чиләбе (67) һәм Владимир (66 см) шәһәрләре дә кар баскан шәһәрләр унлыгына кергән.


Фикер өстәү