Галим быелгы язгы ташу турында фикерен әйтте

Кыш көне кар күп булганлыктан, Татарстанда язгы ташу бик көчле булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Кар бик күп. Яз җылы булса, су басачак. Хәзер Россиянең бөтен Европа территориясендә кар бик күп. Су басу куркынычын киметү өчен транспорт объектларына, энергетика инфраструктурасына һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә алдан ук әзерләнергә кирәк», — дип аңлатты ул.
КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитреев хәбәр иткәнчә, бүген иртән метеостанциядә кар катламының биеклеге 82 сантиметрга җиткән, бу нормадан ике тапкырга югары. Кар катламының биеклеге бер көн эчендә тагын 10 сантиметрга артты. Спикер ачыклаганча, декабрьдә Казанда 67,9 миллиметр кар яуган, ә гыйнварда 88 миллиметр, бу нормадан шактый артык. Февраль башы да бик карлы булды.


Фикер өстәү