Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үзебездә ял итүне өстен күрә

Россиядә яшәүчеләрнең 84,8 проценты ил эчендә сәяхәт кылуны хуп күрә. «Известия» уздырган сораштыруда катнашучыларның 6,3 проценты гына чит ил курортларына өстенлек бирүләрен белдергән. Шул ук вакытта респондентларның 5,2 проценты илне инде аркылы-буйга тулысынча йөреп чыгуларын, калганнары исә әле тагын бик күпне күрергә теләүләрен әйткән.

Эчке сәфәрләрдә иң кызыгы нәрсә, дигән сорауга болайрак җавап биргәннәр: табигый парклар һәм тыюлыклар (72,4%), истәлекле урыннар (69,3%), милли аш-су белән танышу (58,4%) һәм диңгез яры буенда ял итү (48,6%). Шул ук вакытта респондентларның 41 проценты – мәдәни-этник туризм, 31,9 проценты – актив ял, 27,8 проценты  шифаханәдә сәламәтлекне ныгыту белән кызыксынуын күрсәткән.

Инде килеп, сораштыруда катнашучыларның 56,5 проценты Россия буйлап сәяхәтнең чит илгә сәфәр кылуга караганда кыйммәткәрәк төшүен искәрткән. 41,3 проценты ил буйлап сәяхәттә кайбер уңайлыкларның булмавын төп кимчелек сыйфатында атап үткән.


Фикер өстәү