Татарстанда интернет аша мактау грамоталары сатып алган балаларны диңгез буенча ял итәргә җибәргәннәр

Татарстанда олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә җиңү турында ялган грамоталарга ия булган балалар Кара диңгез яры буенда ял итәргә юлламалар алган. Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән. Ул, Яшьләр министрлыгы карамагындагы оешмаларда балалар ялын оештыруда коррупция мәсьәләсенә кагылып, “Черноморец”ны телгә алып үткән.

“Һәр ел саен Кара диңгез яры буенда меңнәрчә бала сәламәтлеген ныгыта. Анда җибәрү өчен балаларны сайлап алу буенча сорау туды”, – дигән ул. Аның әйтүенчә, юллама алу өчен укучыларның төрле бәйгеләр һәм олимпиадаларда җиңүе турында грамоталар, сертификатлар күрсәтелә.
“Әлеге документларны өйрәнә башлагач, аларның интернет аша 200-300 сумга сатып алынган ниндидер ялган сертификатлар икәнлеге ачыкланды. Шулар буенча балалар иң яхшысы, иң лаеклысы буларак сайлап алынган”, – дип зарын белдергән Гаязов.

Яшьләр министры Ринат Садыйков әйтүенчә, киләсе елда мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен барлык балалар лагерьларын үз эченә алган “Молодежь Татарстана” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләтә башлау күздә тотыла. Ата-аналар һәм балалар шәхси кабинетта үз гаризасының “хәрәкәтен” күзәтеп тора алачак, дигән сүз бу.

“Ата-аналарның төрле сайтлар аша ниндидер бәйгеләрнең рәхмәт хатлары, грамоталарын сатып алып, шул ялган документлар нигезендә балаларын Кара диңгез яры буенча ял итәргә җибәрү очраклары, чыннан да, булгалады”, – дип таныган министры.


Фикер өстәү