Республикада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме бик күп закон бозу очраклары ачыклаган

Керемнәрне яшереп калдыру, бюджет акчасын максатчан файдаланмау, табигатьне саклауга бәйле законнарны бозу, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге җитешсезлекләр. Республикада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эксперт төркеме әнә шундый закон бозу очракларын ачыклаган. 

Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов сүзләренчә, быел муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүматларын төгәлләштерү буенча 56 тикшерү уздырылган. Аның нәтиҗәләре буенча, ике депутатның вәкаләтләрен вакыттан алда туктату буенча гариза тапшырылган.

– Алар инде керемнәре турындагы мәгълүматларны тапшыргандагы хилафлыклар өчен вазыйфаларыннан азат ителде. Әлеге ике кеше декларация тутырганда шактый гына күләмдә акчаларын күрсәтмәгән. Белмим, бәлки, кыенсынганнардыр яки башка сәбәпләре булгандыр, – диде Рөстәм Гаязов.

Моннан тыш, республикада бюджет акчасын максатчан файдаланмау, табигатьне саклауга бәйле законнарны бозу, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондындагы җитешсезлекләр дә очрап торгалый икән. Әйтик, ул 2020 елда Әлмәттә булган очрак турында сөйләп китте. Ул вакытта районның башкарма комитеты сигез физик зат белән аренда килешүе төзегән булган һәм аларга авыл хуҗалыгы кулланылышындагы өч җир кишәрлеген тәкъдим итеп, елына 12 мең сум аренда түләвен алган.

– Без әлеге участокларга килгәч, аларның чынлыкта нефть структурасындагы объектлар булуын ачыкладык. Ә алар анда 2017 елдан бирле торган. Эш шунда ки, физик затлар район бюджетына аренда өчен елына 12 мең сум акча түләп тора, ә алардан әлеге участокларны ниндидер оешма арендага алып, елына миллион сум түли. Бюджетка керәсе никадәрле акча читкә китә дигән сүз бу, – дип аңлатты Рөстәм Гаязов.

Моннан тыш, ул җиләк-җимеш үстерү өчен алынган грантларны максатчан файдаланмау очракларына тап булуларын да әйтте.

Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов сүләренчә, ел саен, халыкның коррупциягә булган фикерен белер өчен, сораштыру уздыралар. Соңгы нәтиҗәләр буенча, вазыйфаи затларның намуссыз эшчәнлеге белән респондентларның 37 проценты очрашканлыгы билгеле булган. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты фикеренчә, коррупция очраклары табиблар арасында ешрак очрый. 19 проценты – җирле үзидарә, торак-коммуналь хуҗалык органнары, 10 проценты – полиция, 8 проценты мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасындагы коррупция шаһиты булган.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү