Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров «Россия — Үзбәкстан» төбәкләр форумына йомгак ясады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белән Казанда «Россия — Үзбәкстан» төбәкләр форумына йомгак ясады. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Форум эшлекле даирәләр һәм оешмалар, Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре арасында практик хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уздырыла.

Чарада Россиянең 19 төбәгеннән һәм дустанә республиканың 12 төбәгеннән 700 дән артык бизнес вәкиле катнашты. Эшлекле программа кысаларында транспорт-логистика, сәнәгать, туристлык һәм яшьләр өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Шәүкәт Мирзиёевның республикага килүе хезмәттәшлекне үстерүдә яңа этап булачакк. Үзбәкстан лидеры бүген иртән Казанга килде.

 


Фикер өстәү