Татарстанда М12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле трассасының бер өлешен ачтылар

Бүген Татарстанда М12 «Көнчыгыш» тиз йөрешле трассасының бер өлешен ачтылар. Юлның җиденче участогын ачу тантанасында видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашты.

“Барыгызны да нәтиҗәле эш белән котлыйм. Бу бик мөһим. Илне юллар белән бәйләү елдан-ел яхшыра бара. Моны кешеләр дә сизә”, – диде ул. Михаил Мишустин әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин биргән барлык күрсәтмәләр хәтта вакытыннан алдарак та үтәлә. “Сезнең графиктан 8 айга иртәрәк барганыгызны беләм”, – диде ул. М12 юлын төзүчеләргә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин М12 юлын республиканың юл төзлеше тармагында соңгы дистә еллардагы иң зур проект дип атады. “Татарстан – илдә сәнәгать ягыннан иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Бу казанышларга ирешүдә заманча транспорт инфраструктурасының да өлеше бар. Республикада транзит һәм эчке йөк ташу күләме елдан ел арта бара”, – диде ул.

М12 юлының бүген ачылган җиденче участогын 2021 елның апрелендә төзи башлаганнар иде. Бу участокта 35 ясалма корылма урнаштырылган. 153 чакрымлык участокның 72 чакрымы Татарстан аша уза. Ул Чуашстан чигеннән башланып, Р241 Казан – Буа – Ульян юлы белән кисешкән урынга кадәр дәвам итә.
Гомумән алганда, М12 илнең биш төбәген колачлый. Аның 142 чакрымы безнең республикага туры килә. Заманча трасса Татарстанның Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза.

Киләчәк юлы: тиздән Казаннан Мәскәүгә машинада 6,5 сәгатьтә барып җитәчәкбез


Фикер өстәү