Хәбир Иштирәков: “Балкыш”та теләгән һәркем катнаша ала”

Районнарда үзешчән башкаручылар арасында үткәрелүче “Балкыш” фестивале башланып китте. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. 2024 елда фестивальнең сигезенчесе узачак. Анысы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак. Бу хакта “Татар-Информ”да сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, ветераннар арасында узучы «Балкыш» фестивале Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчеләре, министрлыклар ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

– Районнарда сайлап алу турлары инде башланды инде. Әлеге фестивальне кайчан үткәрәсез, дип сорап торучы үз катнашучылары бар. Әле беркөнне генә эш телефоныма Бөгелмәдән бер ханым шалтыратты. “Мин “Балкыш”та катнашырга соңга калдыммы инде, дип сорый.Моның өчен үз районыгыздагы ветеран оешмаларына мөрәҗәгать итүегез сорала, – ди Татарстан ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков. – Әлеге фестиваль республикада яшәүче меңләгән кешне үзенә җәлеп итә. 2012 елда бөтен районнан 3 мең кеше катнашса, соңгысында 20 меңнән артык үзешчән үз һөнәрен, осталыгын күрсәтте.

Очрашуда катнашкан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика күләмендә зур эш башкарганнары, үзешчән җырларны барлаганнары өчен Хәбир Иштирәковка рәхмәтен белдерде.

– Бу фестиваль “Актив озын гомерлелек” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Биредә талантлар табыла. Аларның барысының да катнашасы килә. Казан сәхнәсендә чыгыш ясыйларын белгәч, өлкәннәр авыртуын да оныта, – ди министр.

Иң-иңнәрен сайлап алу таләпләре катгый. Беренчедән, фестивальдә теләгән һәркем катнашырга тиеш, икенчедән сайлап алу турлары тиешенчә үткәрелсен. Хәбир Иштирәков шулай, ди. Узган еллардагы сайлап алу турында күңелсез хәлләр күзетлгән. Бер район үз белдеге белән генә җыр коллективларын икенче турга чыгарган.

– Беренче сайлап алу туры шарт итеп куелган икән, димәк шәһәр һәм районнарда беренче тур уздырылырга тиеш. Уйлашып-киңәшләшеп кенә хәл итеп, кемне икенче турга җибәрү фестивальнең шартларын бозу булачак. Быел моңа юл куймаячакбыз. Әгәр тагын мондый күренеш кабатланса, үзешчәннәрне икенче турда катнашу хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр булачакбыз, – ди ул. – Кемдер узган елларда катнашканнарны кабат катнаштырмыйбыз ди икән. Мондый кагыйдә юк. Катнашырга теләге булган һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – катнашучы пенсия яшендә булырга тиеш.
“Балкыш” фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк. Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.Соңгы этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу лауреатларның саны күп булачагын чамалап планлаштырылган.

Журналистлар арасында җиңүчеләргә нинди бүләк бирелә дип тә сораучылар булды. Хәбир Иштирәков иң беренче елларда саллы гына суммада акча бирдек, ди.

– Соңгы елларда катнашучылар күп. Без һәрвакыт чыгыш ясаучыларга акча һәм истәлекле дипломнар бирәбез. Суммасын әйтү мөмкин түгел. Әлегә үзебез дә белмибез. Ул акчаларны кеше санына бүләбез бит, – ди ул. – Шунысы сөендерә – күп кенә лауреатлар без акча өчен йөрмибез, зур сәхнәләргә алып чыгуыгызга рәхмәт, ди. Гомер буе сыер сауган, трактор йөрткән, иген иккән, басу тырмалаган кеше өчен Казанда чыгыш ясаудан да зур әйбер юк. Без моны беләбез һәм шуңа да катнашучыларын финалга чыгарып, аларны халыкка күрсәтергә тырышабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү