Махсус хәрби операция зонасына ярдәм ташучы юл һәлакәтендә үлгән

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүче чираттагы тапкыр барганда  юл һәлакәтенә очрап, гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар. 

«Үзәк өзелде бүген… Ярылды йөрәк… Кайгылы хәбәр!!! Безнең белән бергә СВОдагы егетләребезгә үз машинасы белән гуманитар ярдәм илтеп йөргән, Актаныш егете — Алмаз абый Кашапов бүген чираттагы ярдәмне илткәндә (Хвалынск тирәсендә) юл хәләкәтенә очрап — мәңгелеккә безнең арабыздан китте… Зур йөрәкле, киң күңелле шәхесләрне югалтуы бигрәк авыр…Күңел ышанмый. Гаиләсенә күркәм сабырлыклар телибез… Алмаз абый — урының оҗмах түрләрендә булсын!»– диелгән хәбәрдә.

«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның гомере өзелде» дип хәбәр итә  «Актаныш» сайты.

«Бу безнең өчен зур югалту. Алмазның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам, сабырлык бирсен Ходай.  Бөртекләп җыелган, Алмазның соңгы гуманитар йөге югалтуларсыз егетләребезгә барып җитәчәк», – ди Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов.  Район башлыгының кайгы уртаклашу сүзләренә бар халык кушыла.

«Махсус хәрби операция башлану белән җыелган гуманитар ярдәмне бер куркусыз кайнар нокталарга илткән, солдатларыбызга туган як сәламнәрен, иң кадерле кешеләренең әманәтен исән-сау тапшырган Алмаз абыйга күпме генә рәхмәт сүзләрен әйтсәң дә аз булыр иде.  5 февраль көнне унынчы тапкыр юлга чыгуы соңгысы булыр дип беребез дә уйламады», – дигәннәр алар.


Фикер өстәү